Азнакайның балигъ булмаганнар эше буенча бүлеге начальнигы ата-аналарга балаларны игътибарсыз калдырмаска киңәш итте
Балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчәләрдә бик азлар гына хезмәт алып бара аладыр, минемчә. Сизгерлек, әдәплелек, баланы аңлый белү, алар өчен чын дус, кирәк чакта кырыс та, таләпчән дә булу - әлеге сыйфатлардан башка биредә уңышка ирешеп тә булмый торгандыр. Монда бик еш кына була торган хәвеф-хәтәр дә, кеше гомеренә куркыныч...
Балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчәләрдә бик азлар гына хезмәт алып бара аладыр, минемчә. Сизгерлек, әдәплелек, баланы аңлый белү, алар өчен чын дус, кирәк чакта кырыс та, таләпчән дә булу - әлеге сыйфатлардан башка биредә уңышка ирешеп тә булмый торгандыр.
Монда бик еш кына була торган хәвеф-хәтәр дә, кеше гомеренә куркыныч янардай мизгелләр булмаса да, инспекторларның йокысыз төннәре җитәрлек була. Чөнки алар яшь буынның иминлеге һәм куркынычсызлыгы өчен җавап бирә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, бүлек эшчәнлеге турында сөйләвен сорап, без районның балигъ булмаганнар эше буенча бүлеге начальнигы Руслан Корбыевка мөрәҗәгать иттек.
- Руслан Миңнехәерович, балигъ булмаганнар эше буенча инспекторның эше нидән гыйбарәт? Элекке вакытларда авыр холыклы балаларны төрле юнәлештәге лагерьларга җибәреп, төзәлү мөмкинлеге бирәләр иде. Бүген алар белән ничек эшлиләр?
- Бүгенге көндә район эчке эшләр бүлегенең ПДН бүлекчәсендә 74 балигъ булмаган бала профилактик исәптә тора. Аларның күбесе хокук тәртибе бозганнар, хулиганлык кылганнар, урлашканнар. Мондый юлга басканнарны үз вакытында ачыклап, тиз арада туры юлга бастырмасаң, тагын да хәтәррәк җинаятьләр кыласыларын көт тә тор.
Исәптә торучыларның һәрберсе күз уңында тотыла, алар белән һәрдаим очрашып, элемтәдә торабыз. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау юнәлешенең берсе - административ яки җәмгыяви-куркыныч хокук бозганнарны ябык типтагы уку йортларына, балигъ булмаганнарны вакытлыча тоту үзәкләренә җибәрү. Бүген өч азнакайлы шундый үзәктә, төзәлү үтә.
Балалар белән эшләүнең үз кыенлыклары, үзенчәлекләре бар. Алар белән өлкәннәр кебек сөйләшеп булмый. Берәүләр син әйткән җылы сүздән, дустанә мөгамәләдән ачылып китә. Икенчеләренә исә кырысрак булырга кирәк. Кайбер гаиләләрдә балалардан бигрәк ата-аналарны тәрбияләргә дә туры килә. Бүген 118 ата-ана бүлектә исәптә тора.
Күп кенә эшләр башкаруга карамастан, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән хәл шулай да тотрыклы түгел. Узган ел яшүсмерләр тарафыннан 21 җинаять кылынган иде. Аларның тугызы урлашу, өчесе - автомототранспортны куып алып китү һ.б. белән бәйле.
Быел төрле хокук бозган өчен 233 кеше административ җаваплылыкка тартылды.
- Исерек үсмер. Килешерсез, гайре табигый хәл бу. Әмма, ни аяныч, тормышыбызда андый күренешләр белән дә очрашырга туры килә. Яшьләр, мәктәп укучылары арасында профилактика эше алып барылуга да карамастан, балигъ булмаган үсмерләрнең спиртлы эчемлекләр куллану очраклары кимеми. Спиртлы эчемлекләр кулланган яшүсмерләргә карата нинди чаралар күрелә?
- Сер түгел, хәзерге вакытта җәмгыять алдында торган кискен проблемаларның берсе - балигъ булмаганнарның спиртлы эчемлекләр куллануы. Үсмерләр эчкечелеге проблемасына аеруча игътибар бирергә кирәк, эшне үзагымына куярга ярамый. Балалар - безнең киләчәгебез, бүген моңа игътибар итмәсәк, иртәгә соң булуы мөмкин.
Спиртлы эчемлекләр кулланган яшүсмерләргә штраф салына, алар полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенә исәпкә куела, эшләрен комиссия карый. Спиртлы эчемлекләр кулланган - 7, җәмәгать урыннарында исерек хәлдә күренгән 18 кешегә шундый чара күрелде. Олылар тарафыннан яшүсмерләрне спиртлы эчемлекләр куллануга тарткан өчен дә җаваплылык каралган. Быел шундый 16 кеше административ җаваплылыкка тартылды.
- Балигъ булмаган яшүсмерләргә спиртлы эчемлекләр сату очраклары да бар бит.
- Кызганычка каршы җирлегебездә мондый фактлар әледән-әле теркәлеп тора. Ел башыннан 5 беркетмә төзелеп, кибетчеләргә штрафлар салынды. Ә аның күләме шактый саллы - 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр.
Алда - җәйге каникуллар. Ата-аналарга киңәшем шул: каникулларда да балаларны игътибар үзәгеннән калдырмагыз, аларга артык иркенәеп китәргә юл куймагыз. Ялгыш адым ясаганчы, аны алдан кисәтү күпкә җиңелрәк һәм отышлырак.
Таңсылу САНИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев