Азнакайның 8 конкурсанты да зона бәйгесендә җиңү яулады
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның 8 конкурсанты да зона бәйгесендә җиңү яулады

“Ел хатын-кызы. Хатын-кыз карашыннан ел ир-егете” республика бәйгесенең район этабыннан соң зона турлары узды.

Сарман, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Ютазы районнары кергән зонаныкы Сарман районы җирлегендә 15 декабрьдә үтте.

Составында әлеге муниципаль районнарның Хатын-кызлар советлары рәисләре, алар арасында безнең Азнакай районы хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Галиева да булган жюри 50 гә якын кандидатура заявкаларын карап, республика турына җиңүчеләрне билгеләде.

Районыбызның 8 конкурсанты да зона бәйгесендә җиңү яулады.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев