Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Тукайга чәчәкләр салдылар

Бүген Азнакай шәһәренең Тарсус паркында бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәле янында зур бәйрәм узды.

Ел саен 26 апрельдә район җитәкчеләре, ветераннар, мәктәп укучылары Тукай һәйкәле янына җыелалар. Быел да бөек татар шагыйренең туган көне матур итеп билгеләп үтелде.

«Габдулла Тукайның тууына 135 ел, зур юбилей. Без барыбыз да аның шигырьләрен укып үстек. Бүген мәктәпләрдә, мәдәният йортларында да шундый чаралар уза. Үзебезнең туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, аларны кадерләп яшик», - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Бәйрәм шагыйрьнең балачагын чагылдырган театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, җырлар, шигырьләр, язучыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Соңыннан азнакайлылар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев