Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар “Татарстанның чиста урманнары” акциясенә кушыла ала

Районда  "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясенең көзге этабы бара.

Аның кысаларында урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, ауган агачлардан һәм башкалардан чистарту планлаштырыла. Бу атнаның шимбәсендә, ягъни 25 сентябрьдә, Азнакай урман хуҗалыгы хезмәткәрләре башлангычы белән “Илһам чишмәсе” территориясен чистарту акциясе уздырылачак. Анда теләге булган һәркем катнаша ала.

 "Татарстанның чиста урманнары" акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелеп килә. Аның максаты – урманнарда имин санитар-экологик шартлар булдыру.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев