Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга салкыннар белән бергә грипп та килә

Көзнең дә икенче аена кердек. Инде салкыннар башлануга да күп калмады, димәк, гриппның да баш калкытуына әзер торырга кирәк. Без, редакция коллективы, инде сентябрь аенда ук чарасын күреп калдык: вакцинация ясаттык. Елның шушы чор авыруы, аннан саклану чаралары хакында укучыларыбызга тәфсилләбрәк сөйләвен сорап үзәк сырхауханәнең баш табиб урынбасары Светлана Ибраһимовага...

Көзнең дә икенче аена кердек. Инде салкыннар башлануга да күп калмады, димәк, гриппның да баш калкытуына әзер торырга кирәк. Без, редакция коллективы, инде сентябрь аенда ук чарасын күреп калдык: вакцинация ясаттык. Елның шушы чор авыруы, аннан саклану чаралары хакында укучыларыбызга тәфсилләбрәк сөйләвен сорап үзәк сырхауханәнең баш табиб урынбасары Светлана Ибраһимовага мөрәҗәгать иттек.

- Грипп эпидемиясе ел саен кабатланып, олыларның 10, балаларның 20-30 процентын зарарлау сәбәпле, менә инде шактый еллар дәвамында җитди медицина проблемасы булып кала, - диде ул. - Аның хөкүмәткә уннарча миллиард сумга төшкән икътисади зыяны турында әйтеп тә торасы юк. Ул тиз тарала торган йогышлы авыру, кайбер очракларда хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. Вируска бигрәк тә балалар, хроник авырулылар, өлкән яшьтәгеләр бирешүчән. Аның иң авыр нәтиҗәсе - үпкә ялкынсыну, балалар һәм өлкән яшьтәгеләр арасында үлем-китем сәбәпләре арасында ул бишенче урында тора. Шуңа күрә дә грипп эпидемиясенә әзер булырга кирәк. Ә моның иң кулай һәм нәтиҗәле ысулы - вакцина ясату, куркыныч аеруча янаган мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, укучыларга, күпләр белән аралашкан медицина һәм мәгариф хезмәткәрләренә, ябык биналарда эшләүчеләргә, өлкән яшьтәгеләргә, хроник авырулыларга бигрәк тә.

Хәзерге вакытта гриппка каршы күптөрле вакциналар чыгарыла. Вирус даими үзгәреп торганлыктан, аның штаммлары күп, шуңа да вакцина ел саен яңартыла. Аларның үзебезнең илдә җитештерелгәннәре аеруча сыйфатлы. Балалар өчен булганнарында бернинди консервантлар юк. Вакциналар югары дәрәҗәдә чистартылган, тискәре тәэсир итү очрагы теркәлмәгән. Киресенчә, кайберләре кеше организмын ныгыта торган модуляторларга да ия. Аларга 2-4 атнада ук иммунитет формалашып, ел дәвамында саклана.

Агымдагы елда районда 20 меңнән артык кешегә прививка ясау планлаштырыла. Бу кампания сентябрь башы белән җәелдерелде. Теләге булган һәркем үзе яшәгән урында медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итә ала.

Фото http://kursktv.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайга салкыннар белән бергә грипп та килә

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайга салкыннар белән бергә грипп та килә