Азнакайдагы үзгәрешләрдән Наил Маганов канәгать калды
8 сентябрьдә Азнакайга “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры Наил Мәганов эшлекле визит ясады.
Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин озатуында ул шәһәребездә капиталь ремонттан соң ачылган 5 нче “Солнышко” балалар бакчасы, Радужная урамындагы йортлар ишек алдында “Безнең ишек алды” программасының үтәлеше, нефтьчеләр ярдәмендә реконструкцияләнгән ачык бассейн һәм “Юбилейный” стадионы белән танышты.
Районыбыз үсешендә нефтьчеләрнең өлеше бәяләп бетергесез. Быел гына да, икътисади авырлыкларга карамастан, “Татнефть” компаниясе тарафыннан 100 млн сумлык ярдәм күрсәтелгән. Бу – мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләрен ремонтлау, аларны җиһазлау, юллар һәм башка социаль объектлар төзелеше.
Һәм менә быелдан башлап “Безнең ишек алды” Президент программасы буенча күләмле эшләр башкарыла. Ул “Татнефть” тарафыннан финанслана.
– Азнакай безнең өчен чит түгел, ул илгә 500 млн тонна кара алтын биргән як. Яшәгән җиребез уңайлы, матур булсын өчен тырышабыз, – диде Наил Мәганов Азнакайдагы үзгәрешләрдән канәгать булуын белдереп. – Сез кыю, куркып тормыйсыз, һәр эшне халык белән бергәләп матур итеп башкарып чыгасыз, бу хөрмәткә лаек.
Аннан соң Наил Мәганов Мәдәни үзәктә “Татнефть” компаниясе карамагындагы предприятиеләр вәкилләре белән очрашты. Ул кыскача компаниянең бүгенге эшчәнлеге белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәрдаим районга күрсәтелгән ярдәм һәм игътибар өчен азнакайлылар исеменнән Наил Мәгановка һәм “Татнефть” компаниясенә рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев