Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда законсыз чүплекләр турында мәгълүмат биргән кешеләргә 1,5 мең сум акча түләнә

Соңгы елларда республикада экологик халәтне яхшыртуга зур игътибар бирелә башлады. Әлеге мәсьәләнең шәһәр җирендә аеруча актуаль булуына карамастан, бу тармак белән бәйле проблема авыллар өчен дә ят түгел. Элекке вакытларда салаларда чүп ташлый торган махсус урыннар булмагач, күп җирдә күпер аслары, елгалар һәм бакча артлары чүплеккә әйләнеп беткән иде инде....

Соңгы елларда республикада экологик халәтне яхшыртуга зур игътибар бирелә башлады. Әлеге мәсьәләнең шәһәр җирендә аеруча актуаль булуына карамастан, бу тармак белән бәйле проблема авыллар өчен дә ят түгел.
Элекке вакытларда салаларда чүп ташлый торган махсус урыннар булмагач, күп җирдә күпер аслары, елгалар һәм бакча артлары чүплеккә әйләнеп беткән иде инде. Гәрчә, теләсә кайда тузып яткан чүплекләргә үзебез дә әллә ни игътибар бирми идек кебек. Әмма еллар узган саен авылларны техник прогресс "җимешләре" - йөзләгән еллар буе таркалмый торган полиэтилен капчыклар, пластик шешәләр һәм башка зарарлы көнкүреш калдыклары басып ала башлагач, бу чын-чынлап зур проблемага әйләнде.
Әнә шул вакытта экологик законнар тагын да катгыйланып, хөкүмәтебез тарафыннан махсус программалар кабул ителде, табигатьне саклау буенча төрле чаралар күрелә башлады да инде.
Авылларда да "үзеннән-үзе" барлыкка килгән чүплекләрне юк итүгә керештеләр, махсус урыннар билгеләнеп, халык чүпне бер генә урынга ташларга өйрәнде...
Әмма әкренләп тәртипкә өйрәнеп беттек дигәндә, санитар-экологик таләпләр тагын да кырысланды. Бүген көнкүреш калдыклары бары тик лицензиясе булган полигонга гына чыгарылырга тиеш. Ел башыннан районыбызда чүп түгү полигоннары әкренләп юк ителә башлады. Җирлекләрдә каты көнкүреш калдыкларын, график нигезендә, аерым чүп җыю өчен көйләнгән машиналар белән "Полигон ТБО" җәмгыяте башкара.
Бүген шәһәр һәм Актүбә полигонына һәр көн 200 куб. метр чүп китерелә. Бу 35 "КамАЗ" машинасы дигән сүз!
- Шәһәрдәге шәхси йортларда, авылларда яшәүчеләр белән чүп чыгаруга килешүләр төзи башлагач, алга бик күп аңлашылмаучанлыклар килеп басты. Берәүләр, килешү төземәс өчен, чүпне яндырабыз дип белдерсә, икенчеләр безнең чүбебез юк дип җавап бирә. Бүген без кибетләрдән алган барлык продукция дә капларга төрелгән, пакетларга салынган.
Беркем дә бит аларны өйләрендә җыеп ятмый! Димәк, кая туры килә шундый чыгарып ташлый дигән сүз. Берничә ел элек шәһәргә керү юл буйларына чүп контейнерлары урнаштырган идек. Әнә шул контейнер мәйданчыклары кайбер көннәрдә чүплекне хәтерләтәләр. Нәрсә генә ташымый безнең халык анда. Төзелеш материаллары дисеңме, кирәге калмаган мебель, төрле җиһазлар... Бакчалардан чыккан агач-куакларны әйтмибез дә инде. Кайбер көнне контейнерларга махсус машина белән якын килерлек тә түгел. Ә бит алар якын-тирә авыллардан, шәһәрдәге шәхси йортлардан чүп ташыр өчен куелмаган.
Аптырагач, мәйданчыкларга видеокамералар урнаштырдык. Көнкүреш калдыкларын ташлаган кешеләргә бүген актлар төзеп, алар административ комиссиягә җибәрелә, - ди "Полигон ТБО" җәмгыяте җитәкчесе Гөлнара Галимова. - Шәһәрдә һәм Актүбә бистәсендә каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм аларны утильләштерү өчен тариф буенча бер кеше 25 сум түләсә, авылда ул кеше башыннан 35 сум тәшкил итә. Әлбәттә, бу сан күктән алып кына билгеләнмәде. 35 сумның 11 сум 73 тиене - каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү өчен алына. Ул республиканың тарифлар буенча Дәүләт комитетында расланган. Калганы - чүпне авылдан шәһәргә илтү бәясе.
Килешү төземәгәннәргә чүпне теләсә-кая ташларга ирек куелмый, әлбәттә. Законнар катгый, экологик таләпләрне үтәмәгән өчен штраф күләмнәре дә саллы: физик затларга ул 5 меңгә кадәр булса, юридик затларга - 200 мең, вазифаи затларга 40 меңгә кадәр тәшкил итә. Әле бусы чүпне ташлаган өчен генә, моңа тагын табигатькә китергән зыян өчен түләүне дә кертергә кирәк. Бу бер шешә өчен дә кесәңнән бик зур сумма чыгарып түлисе була дигән сүз.
- Бүлек инспекторлары һәрдаим авылларга рейдларга чыга. Ел башыннан 25 хокук бозучыга карата административ беркетмә төзелеп, аларның барсы да җаваплылыкка тартылды, - ди Ык буе территориаль идарәсе белгече Эльза Вәлиева. - Аннан министрлык тарафыннан каралган кызыксындыру чаралары да ярдәм итә. Билгеле булганча, республика территориясендә табигатьне саклау турындагы законны бозу очраклары турында мәгълүмат биргән кешеләргә 1,5 мең сум акча түләнә. Агымдагы елда министрлыкка безнең районнан биш хәбәр кергән.
Мәнәвез авылында инде 2012 елдан бирле көнкүреш калдыкларын махсус машина җыя. Эшне оештыру, аны контрольдә тоту өчен җаваплы кешеләре дә бар.
- Машина билгеле бер көнне килә, кешеләр чыгып, ташлыйсы чүпләрен төяп җибәрәләр, Аллага шөкер, бик уңайлы. Баштагы вакытта үзем дә машинага утырып йөрдем, хәзер барсы да рәткә салынды, килеп туган сорауларны урында ук хәл итәбез, -­ ди Гөлфая Сәйфетдинова.
Сәпәйдә дә бу эш тулысынча җайга салынган.
- Бүгенге көндә авылыбызда 679 кеше яши. Барлык йорт хуҗасы белән дә килешү төзелде. Һәр сишәмбе иртәнге алтыда машина килә, капчыкларга тутырылган чүпне төяп алып китә. Авылдашлар боларның барсы да үзебезнең тирә-ягыбыз чиста булсын өчен эшләнгәнен бик яхшы аңлый, шуңа нинди дә булса ризасызлык белдерүче юк. Бер матурлыкка күнеккәч, аны һич кенә дә пычратасы килми бит, - ди Сәпәй авыл җирлеге секретаре Рушания Сәлимгәрәева.
Ни кызганыч, кайбер авылларда елга буйларына, чокырларга чүп ташлап китү очраклары күзәтелә. Әмма акрынлап без бу начар гадәттән китәрбез, үзебезнең артыбыздан үзебез җыештырырга өйрәнербез дип ышанасы килә. Үзебез яшәгән тирәлекнең чисталыгын саклау, матур итү барыбызның да уртак бурычы икән­леген онытмасак иде.
Уйлан!
Тәмәке төпчеге - 10-12, пенопласт стакан - 50, автомобиль покрышкасы - 50-80, пластик шешәләр - 450, пластик пакетлар 200-1000 ел эчендә генә череп юкка чыга.
Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайда законсыз чүплекләр турында мәгълүмат биргән кешеләргә 1,5 мең сум акча түләнә

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда законсыз чүплекләр турында мәгълүмат биргән кешеләргә 1,5 мең сум акча түләнә