Соңгы елларда шәһәребездә алып барылган төзелеш эшләренә күңел сөенеп туя алмый.
Азнакайлыларга ял итү өчен тагын бер матур урын барлыкка килде: Тукай микрорайонындагы “Тарсус” паркы тагын да матурланып, халыкка үз капкаларын ачты. Парк Татарстан Республикасының җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында зур үзгәрешләр кичерде.
Ял урынын тантаналы ачу барышында район башлыгы Марсель Шәйдуллин киләчәктә монда скейт-парк, велосипед юллары төзеләчәген дә билгеләп үтте.
Нет комментариев