Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда туберкулез белән авырыйлармы?

24 март – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне.

Бөтендөнья Сәламәтлек Оешмасы тарафыннан әлеге көн игълан ителү очраклы түгел. Моннан йөз утыз елдан артык элек немец микробиологы Роберт Кох бу авыруны китереп чыгарган микроблар - туберкулез таякчыклары табылуын игълан итә. Мәкерле чир һәр елны җир шарында 8 млн.га якын кешенең гомерен өзә.

Әлеге чир хакында тулырак аңлатма бирүен үтенеп, район үзәк сырхауханәсенең профилактика кабинеты мөдире Луиза Морадымовага мөрәҗәгать иттек. 

–Туберкулез микроблары әйләнә-тирәгә авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә, төкерек кисәкчекләре белән чыга. Кеше организмына микроблар, гадәттә, сулыш юллары аша эләгә. Организмның саклану көче җитәрлек булмаса, туберкулез таякчыклары канга эләгә һәм төрле органнарда туктап, авыру китереп чыгара.

Инфекция чыганагы белән бер бүлмәдә (өйдә яки эштә) очрашып тору, микробларның организмга кабат-кабат эләгүе, авыру белән бер йортта яшәү чиргә этәргеч булып тора. Бер авырудан аны 10-12 кеше йоктырырга мөмкин. 

Үпкә туберкулезының иң беренче билгесе – температура күтәрелү. Авыру әкренләп ябыга, тирләүчән була. Каты ютәл кубып, тора-бара ул көчәя һәм какырык та килә башларга мөмкин, ягъни туберкулезның актив формасы башлана.Төрле стресслар, иммунитетның какшавы, начар туклану, тәмәке һәм аракы куллану сәбәпле,  хәлсезләнгән организмда туберкулез авыруы бик тиз көчәеп китә.

Дөрес  диагнозны флюорография яки рентген, Манту ясатып яки лаборатор юл белән белергә мөмкин.

15 яшьтән флюорографик тикшерүне һәркем үтәргә тиеш. Бу тикшерү туберкулез авыруын гына түгел, ә үпкәдә һәм күкрәк куышлыгында булган башка авыруларны ачыкларга да ярдәм итә. 

Табиб билгеләгән режимны саклап, аның әйткәннәрен тиешенчә үтәгәндә, 3-4 ел эчендә сихәтләнеп, эшкә сәләтлелекне кайтарырга мөмкин. 

Шактый еллар районыбызда бу күрсәткечләр республиканың уртача дәрәҗәсенекеннән кимрәк булса да, тынычлап калырга һич ярамый.  2019 елда туберкулез авырулы 14 пациент ачыкланса, 2020 елда аларның саны 15, шул исәптән бер бала булды, 2021 елда исә 14 кеше шушы авыру белән исәпкә алынды. Аларның күпчелеге флюорография үткәндә ачыкланды. 

Авыруны кисәтү дәвалауга караганда җиңелрәк. Хезмәт белән ялны дөрес чиратлаштыру, дөрес туклану, физкультура белән шөгыльләнү, организмны чыныктыру, тәмәке һәм аракыдан баш тарту - барысы да туберкулезга каршы киртә булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев