Азнакайда җәмгыяви тәрбиячегә зур бурыч йөкләнгән
Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең эшчәнлеген бер калыпка гына салып карау дөрес булмас иде, ул киңкырлы һәм җәмгыяви әһәмиятле. Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев белән әңгәмәбез дә әнә шул хакта. -Дамир Рашатович, комиссия утырышларында каралган эшләрнең...
Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең эшчәнлеген бер калыпка гына салып карау дөрес булмас иде, ул киңкырлы һәм җәмгыяви әһәмиятле. Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев белән әңгәмәбез дә әнә шул хакта.
-Дамир Рашатович, комиссия утырышларында каралган эшләрнең бүгенге характеры нидән гыйбарәт, "яман" якларның "яхшы"га үзгәрүе күзәтелмиме?
-Яшүсмерләр "кыңгыр эшләре"н күп вакыт ата-аналарның аларга игътибары җитеп бетмәгән, аларның контроле кимегән чорда кыла. Быелның алты аенда каралган 188 эшнең күбесе төнге вакыт белән "бәйле". Үсмерләрның җәмәгать урыннарында эчкән килеш йөрүе аеруча борчу тудыра. Әйтик, узган ел шундый 64 очрак булса, быелның башыннан алар 28 теркәлгән.
Яшүсмерләрне спиртлы эчемлекләр куллануга зурларның тартуы бернинди калыпка сыя торган хәл түгел. Ә мондый күренешләр булгалап тора. Узган ел әнә шундый 34 мәнсезгә карата чара күрелсә, быелның 6 аенда 24 кеше административ җаваплылыкка тартылды. Соңгы вакытта яшүсмерләр катнашында юл хәрәкәте бозу очракларының артуы күзәтелә.
Күрәсең, әти-әниләрнең байлыгы арта, йөртү хокукы булмаган балаларына скутерлар алып бирәләр, машина ачкычларын тапшырырга курыкмыйлар. Шул рәвешле, белә торып, үзләре үк аларның сәламәтлеген генә түгел, гомерләрен куркыныч астына куя. Бу очракларда ата-аналар да, яшүсмерләр дә җаваплылыкка тартыла. Узган ел андыйлар саны 19 һәм 12 булса, 2014 елның ярты елында инде 25кә җитте.
Бүгенге көндә ведомствоара патронажлыкта 63 гаилә исәптә тора, аларда 116 бала тәрбияләнә. Имин булмаган гаиләләр белән юнәлешле эш алып барыла.
-Районыбызда, республикада беренчеләрдән булып, җәмгыяви тәрбиячеләр институты төзелеп, нәтиҗәле генә эш башлап җибәргән иде. Бүген аңа нинди бәя бирер идегез?
-КДН, ПДНда исәптә торучы яшүсмерләр (бүгенге көндә алар 76) белән эшләүгә җәмәгатьчелекне тарту һичшиксез кирәк. Районның ветераннар советы, хатын-кызлар советы белән берлектә оешма-предприятиеләр каршындагы башлангыч оешмалар, ата-аналар комитеты, "Бердәм Россия"нең яшь гвардиячеләре - барсы да зур активлык күрсәтә.
Җәмгыяви тәрбиячеләрне билгеләгәндә без әүвәл аның районда абруйлы кеше, хезмәтендә дә, гаиләсендә дә үрнәк булуын зарури итеп куябыз. Комиссия карары нигезендә "проблемалы" балигъ булмаганнарга 48 җәмгыяви тәрбияче беркетелде. Алар арасында мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләре, прокуратура, эчке эшләр хезмәткәрләре, авыл биләмәләре башлыклары, район Советы, башкарма комитеты, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, хәрбиләр, иҗтимагый оешмалар лидерлары да бар.
Җәмгыяви тәрбиячеләрнең унысы - депутатлар. Команданы Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкли. Прокуратура хезмәткәрләре күрсәткән инициатива аеруча игътибарга лаек. Алар имин булмаган берничә гаиләне, исәптә торучы балигъ булмаган балаларны үз карамагына, күзәтү-ярдәме астына алды. Әлеге бердәм эшнең нәтиҗәләре комиссия утырышларында да яктыртылды. Хокук сакчылары активлыкларын җуймый, балалар сәламәтләндерү, мәктәп яны лагерьларының әзерлеген тикшерү комиссиясе эшендә дә бик теләп катнаштылар.
Җәмгыяви тәрбиячеләребезнең инде үз эш алымнары барлыкка килде, уңай тәҗрибә тупланды. Алар яшүсмерләр белән генә түгел, ә аларның әти-әниләре белән дә даими элемтәдә, гаилә тормышын күз уңында тоталар. Балаларны җәмәгать эшләренә тартырга тырышалар, районда үтүче чараларда катнаштыралар, түгәрәкләргә, спорт секцияләренә йөрү мөмкинлеге тудыралар. Әлбәттә, тәрбиядә иң яхшы алымнарның берсе булган хезмәткә өйрәтү, эш белән чыныктыруга зур әһәмият бирелә.
Бу балаларның барсы да җәйге каникул чорында оешма-учреждениеләргә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә эшкә урнаштырыла. Балаларыбыз язмышына битараф калмаган, аларның киләчәген кайгырткан Эльвира Авзалова, Әнвәр Җиһангиров, Гәрәй Хәмидуллин, Миргасим Кәримов, Илһам Мөхәммәтҗанов, Фәрхәт Шәйхулов, Радик Фәрхетдинов, Наил Камилов, Назыйф Хәсәнов, Айдар Закиров кебек җәмгыяви тәрбиячеләребезгә рәхмәттән башка сүз юк.
Әнә шундыйларның янә берсе - Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеевага аерым тукталасы килә. Ул патронажлыкка алган гаиләдә үсмер генә түгел, гаилә тулаем "проблемалы". Укытучы буларак ул аларның һәркайсына юл таба белде. Роза Алмас кызы җәмгыяви тәрбиячеләрнең республика бәйгесендә катнашып "Гражданлык позициясе" номинациясендә икенче дәрәҗә Дипломга ия булды.
Уртак эшчәнлегебезнең нәтиҗәсе шул: узган ел уңай якка үзгәргән 12 балигъ булмаган баланы вакытыннан алда исәптән төшердек. Быел да куанычлы үзгәрешләр бар.
Шулай да кайбер җәмгыяви тәрбиячеләрнең үз вазифасына салкын каравын әйтеп китми булмый. Аларның эше рәсми кәгазьдә генә, беркетелгән яшүсмерләр игътибарсыз кала, кабаттан кыек юлга басалар, хәтта җинаять кылуга баралар. Мондый битараф "тәрбиячеләребез" комиссия утырышларында хисап тотмас өчен дә мең төрле сәбәп таба. Балалар белән эшләргә теләге булып та, тиешле документларны җиренә җиткереп бетерә алмаган коллегаларыбызның сүлпәнлеге дә аңлашылмый.
Балалар чит була алмый. Аларның язмышы, киләчәге без - өлкәннәр кулында. Менә шуны онытмасак, тәрбия эшен уртак бурычыбыз санасак иде.
Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев