Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда күчмә утырыш: социаль имин булмаган гаиләләр белән эшләү алымнары хакында  сөйләштеләр

Бүген Азнакай шәһәренең Мәдәни үзәгендә ведомствоара социаль имин булмаган гаиләләр белән эшне оештыру буенча эш төркеменең күчмә утырышы узды.

Анда Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Республика наркологик диспансеры баш табибы урынбасары Резеда Хаева, Татарстан Республикасы яшьләр эше буенча министрлыкның әйдәр консультанты Рөстәм Юсупов, 12 районның балигъ булмаганнар эше буенча комиссиясе һәм МСРК (консилиум) рәисләре һәм секретарьлары, районыбызның мәгариф идарәсе җитәкчеләре, мәктәпләрнең тәрбия эше буенча директор урынбасарлары катнашты.

Кунакларны сәламләп, Азнакай мунициплаь районы башлыгы Марсель Шәйдуллин социаль имин булмаган гаиләләр белән җирлегебездә системалы һәм максатчан эш алып барылуын билгеләп узды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия рәисе Дамир Гыйләҗев чыгышыннан күренгәнчә,   мәгариф, спорт, мәдәният, социаль яклау учреждениеләрендә тәрбия, профилактика эше белән бергә җәмәгатьчелек тәрбиячеләре институты да актив үсештә. Алар эшенең нәтиҗәсе -  2021 елда профилактик учеттан 57  яшүсмер төшерелгән. Бүгенге көндә ведомствора патронажда 39 социаль имин булмаган гаилә исәптә тора. Аларда 82 балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә 34 бала исәптә.

Утырышта районнар буенча социаль имин булмаган гаиләләр белән эшкә анализ ясалды, “Аеклык ноктасы” проектының тормышка ашырылышы, дәүләт ярдәменә мохтаҗ балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев