Азнакайда ишек аллары төзекләнә
“Безнең ишек алды” республика программасы буенча быел Азнакай муниципаль районында барлыгы 28 ишек алдын күркәм үзгәрешләр көтә.
Азнакай шәһәрендә “Безнең ишек алды” республика программасы уңышлы тормышка ашырыла. Әлеге программага районда барлыгы 135 ишек алды кергән. Быел исә барлыгы 28 ишек алдында яңарышлар көтелә. Аларның 22 се – шәһәрдә, 6 сы – Актүбә бистәсендә.
Яңартылган ишек алларында бәйрәмнәр дә бик күңелле уза. Аның чираттагысы Көнчыгыш микрорайонда Шәйхетдинов һәм Юбилейная урамнары ишек алдында үтте. Ул җыр-моңга, балалар өчен уеннарга бай булды.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин әлеге очрашуда катнашып, җирлегебездә барган эшләр һәм киләчәккә планнар белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев