Азнакайда Җиңүнең 71 еллыгына багышлап велоузыш үтте
23 апрель көнне районыбызда Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган велоузышлар оештырылды. Ул "Георгий тасмасы" акциясе кысаларында узды. Бу көнне волонтерлар шәһәрдәшләргә Георгий тасмалары өләште. Тасмаларны биргәндә алар аның тарихы, киемгә ничек беркетелүе белән дә таныштырды. "Мин хәтерлим. Мин горурланам!" шигаре астында барган чара илгә Җиңү алып кайткан ветераннарыбызга хөрмәт-кадерне тагын...
23 апрель көнне районыбызда Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган велоузышлар оештырылды. Ул "Георгий тасмасы" акциясе кысаларында узды. Бу көнне волонтерлар шәһәрдәшләргә Георгий тасмалары өләште. Тасмаларны биргәндә алар аның тарихы, киемгә ничек беркетелүе белән дә таныштырды. "Мин хәтерлим. Мин горурланам!" шигаре астында барган чара илгә Җиңү алып кайткан ветераннарыбызга хөрмәт-кадерне тагын да арттырды, алар белән чиксез горурлык хисләре тудырды.
Велоузышларда төрле яшьтәге 50дән артык велосипедчы катнашты. Әлбәттә инде, узышларга кузгалыр алдыннан инструктаж үткәрелде, хәрәкәт вакытында юл хәрәкәте иминлеге сакчылары озата барды. Маршрут Яшьләр үзәгеннән башланып, "Шифа" сәүдә үзәгенә кадәр дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев