Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда чернобыльчеләргә истәлек һәйкәле куелды

Шәһәребезнең иске зират каршындагы мәйданда Чернобыль һаләкәтен фидакарь хезмәте белән үз җилкәсендә татыган райондашлар истәлегенә һәйкәл ачылды.

Ул гомерләре барәбәренә, ил чакыруына кушылган, афәт китергән казаларны юк итүдә фидакарьлек күрсәткән, дөньяны радиация куркынычыннан йолып калган райондашларыбыз рухына мәдхия булып хәтерләрне саклар. 

1986 елда Чернобыльдә булган коточкыч афәт беркайчан да онытылмас. Һәр елны 26 апрельдә без аны искә алабыз, әлеге аварияне хәл итүдә катнашып, батырлык үрнәкләре күрсәткән райондашларыбызга кадер-хөрмәт күрсәтәбез, инде арабыздан киткән чернобыльчеләр хакында истәлекләрне яңартабыз. Бүгенге көндә җирлегебездә аварияне ликвидацияләүдә катнашкан 53 кеше, инде мәрхүм булган ир-егетнең тол хатыннары яши. Үз гомерләрен куркыныч астына куеп, ил чакыруына кушылган, һәлакәт китергән казаларны юк итүдә фидакарьлек күрсәткән, дөньяны радиация куркынычыннан йолып калган райондашларыбыз алдында чиксез бурычлыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев