Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Чернобыль һәм Маяк һаләкәтләре ветераннарын хөрмәтләделәр

Илебез тарихында кар тап булып калган Чернобыль фаҗигасен һәм шулай ук 1957 елда Маяк катастрофасын бетерүдә катнашкан батыр ир-егетләребез һәр елдагыча, Хәтер көненә җыелды.

Бу фаҗигаләрне ликвидацияләүдә районыбыздан 120 дән артык кеше үз хезмәтен куйды. Ни кызганыч, аларның сафлары елдан-ел сирәгәя бара. Хәтер көне чарасына фидакарь якташларыбызның тол хатыннары чакырылды.

 Онытылмас вакыйгалар турында хәтерләр яңарды, сәламәтлекләре какшап, арабыздан бик иртәли киткәннәрнең якты  истәлеге барланды. Ир-егетләребезгә, инде исән түгелләрнең толларына юбилей медальләрен, гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырып, район башлыгы урынбасары Роза Галеева һәм хәрби комиссар Рәдиф Камалеев  батырлыкка тиң фидакарьлек күрсәткән ир-егетләргә җитәкчеләр һәм азнакайлылар исеменнән рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев