Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Чатыр тау җыены” узды

27нче июнь көнне инде дүртенче ел рәттән үткәрелә торган "Чатыр тау җыены" узды. Аның масштаблары елдан-ел киңәя бара. Район күләмендә башланган әлеге чара республика югарылыгына күтәрелеп, төбәкара дәрәҗәгә җитте. Бу фестивальда быел 12 районнан 17 коллектив катнашты. Ниндирәк фестиваль соң бу дигән сорау килеп туарга мөмкин. Русларның "Каравон"ын кебек үк...

27нче июнь көнне инде дүртенче ел рәттән үткәрелә торган "Чатыр тау җыены" узды. Аның масштаблары елдан-ел киңәя бара. Район күләмендә башланган әлеге чара республика югарылыгына күтәрелеп, төбәкара дәрәҗәгә җитте. Бу фестивальда быел 12 районнан 17 коллектив катнашты.

Ниндирәк фестиваль соң бу дигән сорау килеп туарга мөмкин. Русларның "Каравон"ын кебек үк милли фольклорны торгызу, үстерүгә юнәлтелгән төрки халыкларының төбәкара җыены бу.

Фестиваль берничә этапны үз эченә алды. Башта бөтен кунаклар мәшһүр тавыбызга менеп, театральләштерелгән тамаша карадылар. Бу тамашаның максаты - Чатыр тау тарихын бәян итү. Милли киемнәр кигән гүзәл татар кызлары һәм атлар иярткән асыл егетләре, гаҗәеп табигать хозурлыгы - барысы да безне үткәннәргә алып китте...

Бу чарага Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты, якташыбыз Әзһәр Шакиров та кайткан иде. Ул үзенең ялкынлы чыгышында азнакайлылар белән, районыбыз белән горурлануын, бүгенге көн аның өчен иң кадерле көн булуын белдерде. Аның әйтүенчә, мондый чаралар күбрәк үткәрелсә, безнең халык яшәчәк, аның киләчәге тагын да яктырак булачак.

Җыенга ут күршеләребез Башкортстанның Шаран районыннан да кунаклар килгән. Алар исеменнән чыгыш ясап, Рәүфә Дәүләтова болай диде:

- Бу чарада инде өченче ел катнашабыз. Азнакайлылар гел чакырып торалар, рәхмәт аларга. Чыгышлары бик ошады, тамашалар һәр елны эчтәлеклерәк, кабатланмас була бара. Сез искитмәле кунакчыл. Бу фестивальгә ел да киләсе килеп кенә тора.

Фестивальнең бәйге таләпләре бик җитди булып, анда иң-иңнәрне генә сайлап алдылар. Ә инде кичен аларны барлык азнакайлылар да тамаша кыла алды. Кунакларның һәр чыгышы әсир итте, тамашачы алкышына күмелде. Азнакайлылар да, һәрвакыттагыча, сынатмады: тальянчылар ансамбле лауреат исеменә лаек булды. Милли киемнәрдән киенгән кызлар - егетләр, апалар-абыйлар күңелләрдә ватанпәрвәрлелек, үзмилләтеңә карата горурлык хисе уятты.

Зилия Хәбибуллина

Фото aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Чатыр тау җыены” узды