9 нчы мәктәпнең яшь юл инспекторлары ЮХИДИ бүлеге вәкилләре белән берлектә рейдка чыгып, машина йөртүче ата-аналарны хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә чакырып, белешмәләр тараттылар.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, аларның травма алу куркынычын кисәтү максатында киңкырлы эшчәнлек алып бара.
9 нчы мәктәпнең яшь юл инспекторлары ЮХИДИ бүлеге вәкилләре белән берлектә рейдка чыгып, машина йөртүче ата-аналарны хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә чакырып, белешмәләр тараттылар.
– Балаларның юллардагы иминлеге турында без – олылар: әти-әниләр, укытучылар, тәрбиячеләр, һәм, һичшиксе, руль артында утыручылар кайгыртырга һәм хәвефсезлекне тәэмин итәргә тиеш, ди район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Илдар Исхаков.
Нет комментариев