Азнакай яшьләренә ярдәм итүче дәүләт программалары дәвам итәчәк
- Яшьләргә ярдәм итүче дәүләт программалары дәвам итәчәк, - дип белдерде Владимир Леонов. Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов бүген министрлыкның коллегия утырышында республикада яшьләрнең төрле башлангычларына булышучы программалар киләчәктә дә дәвам итәчәген белдерде. "Яшьләр - безнең кадрлар резервы, - дип исәпли Владимир Леонов. - Без моны аңлыйбыз,...
- Яшьләргә ярдәм итүче дәүләт программалары дәвам итәчәк, - дип белдерде Владимир Леонов.
Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов бүген министрлыкның коллегия утырышында республикада яшьләрнең төрле башлангычларына булышучы программалар киләчәктә дә дәвам итәчәген белдерде.
"Яшьләр - безнең кадрлар резервы, - дип исәпли Владимир Леонов. - Без моны аңлыйбыз, Татарстан җитәкчелеге, Президент та аңлый. Ике ел элек без министрлык коллегиясендә республикада яшьләр сәясәтен үстерүгә, яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән программалар кабул иткән иде. Бүген алар яхшы нәтиҗә бирә, шуңа күрә икътисади шартларга карамастан, бу программаларны дәвам итү өчен тырышачакбыз", дип яза mdms.tatarstan.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев