Татарстан Франция һәм Белгияне дә узып, WorldSkills Competition уздыру хокукын отты. Эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда узачак.
Димәк Россия һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын 2019 елда Казан шәһәрендә кабул итәчәк. Бу хакта Сан-Паулуда узган (Бразилия) WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышы йомгаклары буенча билгеле булды. Татарстан делегациясен Республика лидеры...
Татарстан Франция һәм Белгияне дә узып, WorldSkills Competition уздыру хокукын отты. Эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда узачак.
Димәк Россия һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын 2019 елда Казан шәһәрендә кабул итәчәк. Бу хакта Сан-Паулуда узган (Бразилия) WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышы йомгаклары буенча билгеле булды. Татарстан делегациясен Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Чемпионатны үз территориясендә кабул итү өчен Казаннан тыш, Париж (Франция) һәм Шарлеруа (Бельгия) шәһәрләре дә көрәште. Әмма жюри әгъзаларының күпчелеге Казан өчен тавыш бирде.
Эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, әлбәттә, иң беренче чиратта икътисадның үсеше белән бәйле һәм бу Республика җитәкчелеге һәм аның Лидеры Рөстәм Миңнеханов куйган иң өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Татарстан җитәкчелеге сәнәгать предприятиеләре һәм вуз җитәкчеләре белән берлектә эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм аларны үстерүгә зур игътибар бирә. Узган ел Татарстанда 5 ресурс үзәге барлыкка килде, ә быел янә бишәү ачылачак. Республикада барлыгы 25 шундый заманча ресурс үзәкләре булачак. Колледж һәм югары белем бирү йортлары җирле товар җитештерүчеләр белән хәзер бөтенләй яңа бәйләнештә эшлиләр.
Елдан-ел җитештерү сәнәгате үсә барган бүгенге чор, эшче кадрларга зур сорау тудыра. Ничә еллар дәвамында укып юрист, икътисадчы белгечлеге алган яшьләр эш таба алмый аптырап йөргәндә, тракторчы, машинист, пешекчеләрне бүген биш куллап алырга әзер торалар. Кадрлар кытлыгын иң беренче чиратта авыл хуҗалыгы кичерә. Элек мәктәпне тәмамлаганда урта белем аттестаты белән бергә, тракторчы-машинист таныклыгын да алып чыгалар иде. Егетләр генә түгел, хәтта кызлар да шушы "права" белән тракторчы булды, күпләре тәүге хезмәт юлын башлап җибәрде. Ике ел элек муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы белән азнакайлылар әлеге традицияләрне яңартып җибәрделәр. Берничә авыл мәктәбендә трактор-комбайннарда эшләү өчен белгечләр әзерләнә башлады. Белем бирүдә үзебезнең һөнәри лицей-көллиятнең җирле филиалы укытучыларыннан тыш, авылларның үзендә яшәүче тәҗрибәле белгечләр, механизаторлар да җәлеп ителде. Язгы чәчү алдыннан механизатор таныклыгы алган егетләребезнең күбесе әнә шулай турыдан-туры басу-кырларга юнәлде.
Әнә "Марс" хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Зарипов егетләрен читкә җибәрмәскә теше-тырнагы белән ябышкан: "Армиягә озатам, каршы алам, эшләргә бар шартларны тудырам", - дип тора. Биредә шушы авылда туып-үскән япь-яшь белгечләр җир җимертеп эшлиләр.
Механизатор Рушан Зарипов, исәпче-лаборант Регина Мостафина, баш ветеринария табибы Артур Фәррахов, төзүче Руслан Зарипов, машина йөртүче Рифат Гыймадиев - һәммәсе бәхетләрен туган җирләрендә тапкан яшь белгечләр.
Бүгенге көндә авылда төпләнеп калучы яшь кадрлар Республика Президенты программаларыннан файдаланып йортлар сала, гаилә кора. Мәсәлән, ТР хөкүмәте программасы нигезендә техникумнардан соң авылга кайтып эшкә урнашучыларга 50 мең сум "подъемный" түләнә. Яшьләрнең хезмәт хакларына ике ел буена ай саен 5әр мең сум өстәлеп бара. Әлеге программа яшьләрне авылга җәлеп итәргә булыша. Аларга торак шартларын яхшырту мөмкинлеге дә күп. Соңгы биш ел эчендә республика авылны үстерү программасы буенча 61 гаилә районда торак шартларын яхшырткан.
Узган ел әлеге мөмкинлектән районда 10 гаилә файдаланса, программа гамәлгә кергәннән бирле барлыгы 130 өй төзелгән инде. Моннан кала безнең үзебезнең җирлектә гамәлдә булган ярдәм программалары да бар. Авылда төпләнеп калган яшь гаиләләргә бушлай бозаулар таратылу - аларга аякка басып, ихатасында мал-туар асрый башлау өчен бер дигән ярдәм чарасы.
Авылда ошап бетми икән, рәхим итеп шәһәрдә кал! Эшче һөнәре булганнарны бүгенге көндә һәрбер оешма-предприятиедә колач җәеп каршы алалар.
- Бүгенге көндә филиалда һөнәр алучыларның берсе дә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә тормый, - диләр көллиятнең җирле филиалы җитәкчеләре. - Узган уку елында филиалда 10 төр буенча 460 укучы белгечлек алды. Алар үз һөнәрләре белән эшкә урнаштылар. Тракторчы-машинистлар (бу уку елында 51) һәм машина йөртүчеләр, нигездә авыл хуҗалыгында хезмәт куялар. Автомеханик, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, штукатур-маляр, пешекче, тегүче, машина йөртүче һәм башка һөнәр ияләре күпчелек сәнәгать предприятиеләре, автосервис, төзү, хезмәт күрсәтү оешмаларында үз урыннарын таптылар. Һөнәр үзләштерүчеләр арасында хәтта үз эшен башлап җибәрүчеләр дә бар.
Азнакай районы җитәкчелеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, колледжның уртак хезмәттәшлеге, проекты нигезендә биредә теләге булган 10 нчы сыйныф укучыларына бушлай һөнәр үзләштерү мөмкинлеге дә бирелгән. Яшьләр тормышта җитмеш төрле һөнәрнең дә аз икәнлеген беләләр. Кем генә булып эшләсәң дә, үзләштергән һөнәр беркайчан да артык булмаячак. Әнә кечкенәдән үк сварка белән могҗизалар тудыручы әти-бабаларының эшенә кызыгып үскән Айгөл белән Чулпан ир-егетләр эше дип тормаганнар, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергәннәр.
- Һәрбер ир-ат техниканы белеп торырга тиеш, - ди тракторчылар курсын тәмамлаучы Гадел Хафизов та.
Әйе, яшьләр хәзер эшче һөнәрләрен сайлый. Хөкүмәтебез һәм район җитәкчелегенең ныклы ярдәмен тоеп, туган-үскән җирендә төпләнеп, киләчәккә ныклы ышаныч белән яши.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Нет комментариев