Янгынчылар үзешчән сәнгать бәйгесендә катнаштылар.
Әлмәт шәһәрендә янгын сүндерү-коткару частьлары арасында үзешчән сәнгать смотр-конкурсы үтте. Быел “Иң яхшы коллектив” исеме өчен 14 бүлек көрәште.
Шәһәребезнең 12 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре “Хатын-кызлар вокаль ансамбле”, “Хореография”, “Инструменталь ансамбль” номинацияләрендә җиңү яуладылар.
24 нче янгын сүндерү бүлегеннән Р.Морадов “Вокал” номинациясендә җиңүче булды. Жюри шулай ук Миңнегәрәевләр гаиләсенә һәм бүлек ветераны Әлфинур Галиевага да рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Нет комментариев