ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ветераннары эшчәнлеге республикага өлге

Узган җомгада муниципаль районның сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасы 5 еллык эшчәнлегенә хисап ясады. Ошманың бу чорда башкарганнары хакында сөйләп кенә бетермәле түгел, билгеле. Шуңа да район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов аларның иң мөһимнәренә генә тукталды, урыннардагы башлангыч оешмаларның яңа алымнарын хуплады. 40 ел элек нигез салынган ветераннар оешмасының...

Узган җомгада муниципаль районның сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасы 5 еллык эшчәнлегенә хисап ясады. Ошманың бу чорда башкарганнары хакында сөйләп кенә бетермәле түгел, билгеле. Шуңа да район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов аларның иң мөһимнәренә генә тукталды, урыннардагы башлангыч оешмаларның яңа алымнарын хуплады. 40 ел элек нигез салынган ветераннар оешмасының районның социаль-икътисади үсешенә, яшь буынны тәрбияләүдә керткән өлешен бәян итеп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Конференция эшендә ветераннарның төбәк җәмәгать оешмасы республика советы рәисе Хәбир Иштирәков, «Татарстан Рес­публикасы сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты» җәмәгать оешмасы рәисе Әхәт Юлашев, күрше районнарның ветераннар советлары рәисләре дә катнашты.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай ветераннары эшчәнлеге республикага өлге

Нет комментариев