Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай умартачылары бал чорына әзерләнә

Бүген Балалар иҗаты үзгендә районыбыз умартачыларының җыелышы узды.

Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Оксана Газизова, эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, эре агрохуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре, умартачылар катнашты.

“Азнакай республикада умарталар саны буенча беренче урында, бал җитештерү буенча да беренче өчлектә тора. Районда якынча 8600 умарта исәпләнә. Бүген җыелышта уртак проблемалар хакында сөйләшергә һәм умартачылык буенча белемнәребезне арттырырга җыелдык”, – ди умартачылар берлеге җитәкчесе Гаяз Исмәгыйлов.

Умартачылык өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре уңган умартачыларга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев