Азнакай уңганнары, сезнең калфак-кулъяулыкларны күргәзмәгә көтәләр!
Һәр елны мәркәзебез Казанда дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче татар хатын-кызлары җыены үткәрелә. Быел ул 13-15 апрель көннәренә тәгаенләнде. Әлеге чарада чит илләрдән, Россиядән, Татарстаннан 350 вәкилнең катнашуы көтелә. Форум кысаларында калфаклар һәм чиккән кулъяулыклар күргәзмәсе дә үткәрелә. Безнең Азнакайда да кул эшләренә оста ханым-туташлар күп. Аларның да иҗат эшләре белән...
Һәр елны мәркәзебез Казанда дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче татар хатын-кызлары җыены үткәрелә. Быел ул 13-15 апрель көннәренә тәгаенләнде. Әлеге чарада чит илләрдән, Россиядән, Татарстаннан 350 вәкилнең катнашуы көтелә. Форум кысаларында калфаклар һәм чиккән кулъяулыклар күргәзмәсе дә үткәрелә. Безнең Азнакайда да кул эшләренә оста ханым-туташлар күп. Аларның да иҗат эшләре белән катнашуын көтәләр, калфак-кулъяулыкларны районның "Ак калфак" оешмасы туплый. Кулъяулыкларны Минтимер Шәймиевның 80 еллык юбилеена атап чигү тәкъдиме дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев