Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районының мөмкинлеге зур

Зиннур Шәвәлиевнең Митрәй авылындагы крестьян-фермер хуҗалыгында Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Азнакай районында булды. Республика башлыгын Азнакай муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, "Татнефть" компаниясе генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, башка рәсми затлар озата йөрде. Азнакай төбәгенең бүгенге социаль-икътисади торышы белән...

Зиннур Шәвәлиевнең Митрәй авылындагы крестьян-фермер хуҗалыгында

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Азнакай районында булды. Республика башлыгын Азнакай муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, "Татнефть" компаниясе генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, башка рәсми затлар озата йөрде.

Азнакай төбәгенең бүгенге социаль-икътисади торышы белән танышуны Рөстәм Нургали улы Зиннур Шәвәлиевнең Митрәй авылындагы крестьян-фермер хуҗалыгыннан башлады.

Әсәй җирлегенең Митрәй авылында урнашкан әлеге крестьян-фермер хуҗалыгына Зиннур Шәвәлиев 2010 елда нигез салган иде. Беренче эш итеп ул элекке күмәк хуҗалыктан калган, таркалу хәленә килгән терлекчелек биналарын сатып алды һәм аны 70 баш савым сыер тотуга яраклаштырып реконструкцияләде, бозау тудыру бүлеген җиһазлады. Шуның янында ук заанен токымыннан булган сөт бирүче 200 кәҗәгә махсус бина төзеде. Анда хәзер соңгы эчке төзекләндерү эшләре алып барыла.

Бүген фермер хуҗалыгында кара-кучкыл 40 баш тана һәм нәселле 44 сөт кәҗәсе асрала. Аларны тоту һәм тукландыру өчен бөтен шартлар да тудырылган. Маллар яшел печән, витаминнар белән баетылган азыктан өзелми икән. Күпчелек эш механикалаштырылган.

Терлекчелек фермаларында булу, биредәге шартлар белән танышудан Президент канәгать калды. Ул кәҗә асрау, аның сөтен сатуның отышлы булуы белән бергә әлеге продукциянең сәламәтлек, бигрәк тә аллергия белән авыручылар өчен файдалы булуын ассызыклады, КФХ җитәкчесенә хуҗалыгын алга таба үстерү буенча киңәшләрен бирде, терлекчеләр белән аралашты.

Җирле җитештерүчеләребез күргәзмәсендә

Республика башлыгы һәм аны озатып йөрүчеләр шәһәрнең тотрыклы эшләүче, район бюджетын тулыландырып торучы предприятиеләрнең берсендә - "Азнакай Нефтемаш заводы" ААҖдә дә булдылар. Аларны заводның генераль директоры Марат Гайсин каршы алды һәм коллективның социаль-икътисади халәте, башкарыла торган эшләр белән таныштырды.

Завод эшчәнлеге киңкырлы. Нефть, төзелеш, торак-коммуналь, авыл хуҗалыклары һәм башка тармакларда ремонт эшләре алып бару өчен биредә төрле модельдәге махсус техника эшләнә, йөк машиналары шассиларына төрле авырлык күтәрүче кран-манипуляторлар куела, күчмә вагон-йортлар, 1 - 2 катлы модуль биналар төзелә. Завод төрле зурлыктагы фельдшер-акушерлык пункты модуле, вагоннарга урнаштырылган күчмә маммография, флюорография, стоматология кабинетлары да ясап чыгара. Соңгысы - әлеге заводта ясалган күчмә стоматология кабинеты безнең районда беренче сынауларны үтте һәм халык арасында зур яклау тапты.

Рөстәм Миңнеханов завод цехларында да булды. Андагы ФАП модуле белән танышты. Тиз җыела һәм чагыштырмача кыйммәт булмаган әлеге биналарның кечкенә авыллар өчен мөһимлеген әйтте. Президент биредәге эш шартлары белән танышты, эшче-хезмәткәрләр белән аралашты. Алар үтенече буенча, истәлеккә фоторәсемгә төште.

Рөстәм Миңнехановның Азнакайга визитының төп максаты - районның 2011 елдагы социаль-икътисади үсеше йомгаклары һәм 2012 елга бурычларын билгеләүче район Советы сессиясендә катнашу иде. Аның алдыннан ул Мәдәният йортында оештырылган, район тормышының бүгенге халәтен чагылдырган күргәзмәдә булды.

Сессиянең көн тәртибендәге төп мәсьәлә буенча Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе (район башлыгы вазифаларын башкаручы) Марсель Шәйдуллин чыгышы тыңланды.

Хисап елы икътисадта, төзелештә, мәгарифтә һәм эшчәнлекнең башка сфераларында да уңай нәтиҗәләр белән тәмамланган. Бу җирле үзидарә органнары эшендә, икътисад үсешендә, гражданнарның яшәү дәрәҗәсендә дә ачык чагылыш таба. Әйтик, якынча хисаплаулар буенча, урта һәм эре җитештерү предприятиеләрендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 17 мең 300 сумга җиткән. Аннан алдагы ел белән чагыштырганда үсеш 112 процент тәшкил иткән. Пенсияләрнең уртача күләме 8 мең 173 сум. Аны 18 мең 939 кеше ала. Районда 2011 елда 105 кеше үз бизнесын булдырган.

Төзелеш сферасында да планнар арттырып үтәлгән - 22,4 мең кв. м торак төзелгән (274 фатир). Искергән торактан күчерү программасы буенча Актүбәдәге сигез тузган йортта яшәүче 58 гаилә ике яңа йорттан фатир алган. Әмма бистәнең 34 йорттагы 272 фатир авария хәлендә кала бирә. Бу мәсьәләне уңай хәл итү өчен республика җитәкчелеге ярдәме сорала.

Авыл хуҗалыгының тотрыклылыгын хәл итү буенча да эшлисе эшләр бар әле. Моның өчен терлекләрне кышлатуны югалтуларсыз уздырырга, авылда хуҗалык итүнең кече формаларын кертергә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, фермерлыкны үстерергә ярдәм итәргә, гаилә фермерлары санын, сөт җитештерүне арттырырга һ.б.лар кирәк.

Доклад буенча фикер алышуларда район Советы депутатлары, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Габделәхәт Рафиков, МППБ и О директоры Рәзил Нәҗипов катнаштылар һәм республика җитәкчелеге органнарының зур ярдәме соралган авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту, кварталлар эчендәге юлларны, су белән тәэмин итү линияләрен ремонтлау, җирле чималдан җитештерү предприятиеләре ачу проблемаларын күтәрделәр.

Азнакайлыларга һәм районның яңа җитәкчелегенә зур өметләр баглап, Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт ияләренә һәм сәнәгать потенциалына бай Азнакай җиренең җөмһүриятебездә һичшиксез әйдәп баручылар рәтендә булырга тиешлеген ассызыклады.

- Сезнең нефть тармагы, башка төр предприятиеләр зур үсеш алган төбәк, әмма җирдән дә нәтиҗәле файдалану кирәк, -диде ул авыл хуҗалыгын үстерү һәм гаилә фермаларын ишәйтү бурычларына басым ясап.

-Республиканың икътисад нигезе нефть чыгаруга бәйле булды һәм ул шулай булып калачак та. Без алдагы 20 елда нефть табу күләмен 30 миллион тоннадан да киметмәү бурычын куябыз, - диде республика Президенты район активын нефтьчеләребез тарафыннан тормышка ашырылучы федераль күләмдәге ТАНЕКО проекты белән таныштырып. -Нефть эшкәртү буенча илебездә беренче тапкыр әнә шундый олы күләмле проект эшләнде. Киләчәктә анда республикада табылган барлык нефтьне тирәнтен эшкәртү күздә тотыла.

Рөстәм Миңнеханов янә бер-җиңел автомобильләр һәм төрле юллардан үтә ала торган машиналар җитештереләчәк «Форд Соллерс» проекты хакында да әйтеп узды.

-Республикада инвесторларны кызыксындыруга шартлар тудырылу эре автомобиль компанияләрен, сүз дә юк, бик җәлеп итә һәм алар Яр Чаллыда, Алабугада үз производстволарын ачачаклар, -дип киләчәк планнар белән дә уртаклашты ул.

Президент татарстанлыларның яшәү шартлары яхшыруы хакында дәлилләүче төп факт-халык санының артуы турында да әйтми кала алмады:

- 1991 елдан республикада демографик хәл киеренке торды. Узган ел күрсәткечләре соңгы 20 елда халык санының 4 меңгә артуын күрсәтте, - диде Рөстәм Миңнеханов, балалар тууны арттыруга һәм яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән чараларның нәтиҗәлелегенә басым ясап.

Ул торак төзелеше, шул исәптән ветераннарны торак белән тәэмин итү мәсьәләләрен дә игътибардан калдырмады:

- Азнакайда 2005 елдан бүгенге көнгәчә 402 ветеран торак шартларын яхшырткан, - диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның районның бер төркем хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшыруы утырышның иң дулкынландыргыч мизгелләре булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев