Җылы сөяк сындырмый, яки хезмәт күрсәтүче предприятиеләрнең эше турында
Өйләр суык булса, күңелсез, җаннар да суынып киткәндәй була. Биналар җылы, кайнар суы килеп торса - җан рәхәте. Менә бу уңайлыклар белән безне нигездә "Азнакай җылылык челтәре" АҖ һәм "Сельхозжилсервис" унитар предприятиесе хезмәткәрләре тәэмин итеп тора. Җылыту сезоны тәмамланды да, эш...
Җылы сөяк сындырмый, яки хезмәт күрсәтүче предприятиеләрнең эше турында
Өйләр суык булса, күңелсез, җаннар да суынып киткәндәй була. Биналар җылы, кайнар суы килеп торса - җан рәхәте. Менә бу уңайлыклар белән безне нигездә "Азнакай җылылык челтәре" АҖ һәм "Сельхозжилсервис" унитар предприятиесе хезмәткәрләре тәэмин итеп тора. Җылыту сезоны тәмамланды да, эш бетте түгел. Киләсе җылыту сезонына нинди әзерлек эшләре бара? Нинди проблемалар бар? Шул турыда Азнакай җылылык челтәре предприятиесе һәм "Сельхозжилсервис" унитар предприятиесе җитәкчеләре: Азат Мирмиев һәм Илнур Фазлыев белән түгәрәк өстәл артында сөйләшеп алдык.
Азат Маликович: 2015-16 ел җылыту сезоны Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе раслаган карар нигезендә узган елның сентябрь ахырында башланып, бу елның апрель азагында төгәлләнде. Җылыту сезоны барлык энергорайоннарда да тотрыклы һәм аварияләрсез узды. Моңа бары тик җәйге чорда җылылык сезонына ныклы әзерлек эшләре алып барылган очракта гына ирешергә мөмкин. 2015 елда предприятие тарафыннан 110 млн. сумлык эш башкарылды. "Протон" АЗСтан башлап 7нче мәктәпкә кадәр җылылык һәм ГВС челтәре магистраль линияләре модернизацияләнде. Җир өслегендәге җылылык һәм ГВС челтәрләре изоляцияле ППУ торбаларына алыштырылды. Шул ук вакытта бу районда шәһәрнең йөзе дә үзгәрде, матурланды. Нефтьчеләр урамы 27 йорттан Квартал котельныена кадәр 1100 метр арада кайнар су челтәре төзелеше буенча эшләр башкарылды. Ул мунча комплексы котельные эксплуатациягә кертелгәч, яңа магистральгә тоташтырылачак. Бүгенге көндә монда төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнде, контроль- үлчәү приборларын, котельный автоматикасын көйләү эшләре бара. Шулай ук Үзәк котельныйда 570 метр озынлыкта циркуляция насосы кабель линиясе, җылылык энергиясен исәпләү узеллары төзекләндерелде. "Вило" чит ил насослары алынып, икесе дә эксплуатациягә кертелде. Бу эшләрнең барысының да үзәгендә торган Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллинга, район һәм шәһәр башкарма комитетлары җитәкчеләренә рәхмәтелебез. Азнакай җылылык челтәре предприятиесе шәһәрне тәэмин итүче объектларны террорчылардан саклау буенча зур эш башкара. Су насослары станциясе яктыртылды, һәрбер скважина һәм "Урсай-Ключ" су алу насосында видеокүзәтү системасын монтажлый башладык. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы бюджеты хисабына 3 млн сумга Шәйхетдинов урамындагы канализация насос станциясенә (КНС) реконструкция ясыйбыз, механик решеткалар куелды.
-Киләсе җылыту сезонына әзерлек эшләренә дә күз салыйк әле.
-Азат Маликович: - Предприятиедә киләсе елларга җитештерү- инвестиция һәм энергия белән тәэмин итү программалары эшләнде. Бу елда эшлисе эшләребез бик күп. Промзона һәм Тукай микрорайонында 2 блок-модуль котельныен урнаштырасы; шушы ук микрорайонда торбаларны ППУ изоляция торбаларына алыштырып, җылылык челтәренә реконструкция ясап, кайнар су челтәрен заманча торбаүткәргечләргә алыштырасы; "Промбаза" котельныендагы казанда төтен торбасын алыштырасы; Азнакай шәһәре үзәк котельныен резерв ягулык белән тәэмин итү, көч трансформаторларын алыштыру өстендә эшлисе; Азнакайда Хәсәнов, Пионер, Актүбә бистәсендә Ленин, Зеленая урамнарындагы искергән су белән тәэмин итү торбаларын яңартасы; 7нче мәктәптән Солтангалиев урамындагы торак йортка кадәр арада магистраль җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен алыштырасы һәм башка бик күп эшләр башкарасы бар. Актүбә бистәсендә "Каенлы" су насосында җыелма резервуарны алыштыру проблемалы мәсьәлә булып кала. Биологик чистарту корылмалары һәм 5 күпкатлы йортны индивидуаль җылытуга күчерергә кирәк.
-Нинди проблемалар аеруча борчый?
-А.М: - Барыннан да бигрәк бу 1960 еллар азагында ук салынган салкын су белән тәэмин итү челтәрләренең артык нык тузуы. Шулай ук суның катылыгы да зур борчу тудыра. Әгәр дә элеккеге закончалыклар буенча 10 мг.экв/л катылыктагы суны кулланырга рөхсәт ителсә, бүген бу сан 7дән артмый. Әмма предприятие үз хисабына бу эшне башкара алмый. Эчә торган суның яңа чыганакларын табу, я булмаса булганын йомшарту буенча комплекслы инвестицион пограмма төзергә кирәк. Бу эшләрне тормышка ашыру өчен әлбәттә зур финанс чыгымнары таләп ителә. Шулай ук төче су чыганакларын санитар саклау мәсьәләсенә дә игътибарны көчәйтергә кирәк.
Җылылык белән тәэмин итүгә килгәндә исә Азнакай шәһәренең көнчыгышында урнашкан "Б" кварталы борчу тудыра. Биредә җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрендә гидравлик режимны саклау бик авыр. Алга таба да монда йортлар төзелүен исәпкә алып, җылылык пункты- насос станциясен төзү таләп ителә.
-Бюджет учреждениеләрендә хәлләр ничегрәк?
Илнур Фаилович: - Безнең предприятиенең Мәгариф идарәсе объектлары, Чалпы авылы тернәкләндерү үзәге, Азнакай яшьләр үзәге, авыл Мәдәният йортлары, Үчәлле авыл янгын депосы, Мәсгут спорт залына хезмәт күрсәтүче 91 котельные бар. Узган ел безнең төп яңалыкларыбызның берсе: котельныйлары диспетчерлаштыру. Әлеге хезмәтне оештыру чыгымнары күп булса да, бу тулысы белән үзен аклады. Табигый газны куллану күләме кимеде, хезмәт күрсәтүче персоналларның эше дә җиңеләйде. Аларның һәрдаим объектта булулары кирәкми. Хәзер технологик җиһазлар янына читләргә үтеп керергә мөмкин түгел.
Узган ел газлаштыру Фонды аша Әсәй, Урсай, Татшуган авылы мәктәпләрендә 1,5 млн. сумга казаннар алыштырылды. Быел исә Урманайда - 2, Сарлы, Кәкре Елга җирлекләрендә берәр казан алыштыру; Урманай, Чемодур, Җиңү бистәсе, Мәсгут авыллары административ биналары котельныйларына - насослар, Әгер, Туйкә җирлекләрендә электромагнит клапаннар кую буенча эшләр башланды. Узган ел кайбер мәктәпләрдә проблемалар булды. Кәкре Елга, Чалпы, Җиңү бистәсе мәктәпләрендә, Мәлбагыш авылы балалар бакчасында суык иде. Аларда җылыту системасына капиталь ремонт ясалды.
-Куланучылар һәм җаваплы оешма-предприятие җитәкчеләренә әйтер сүзегез бардыр.
Азат Маликович: Кулланучыларның коммуналь хезмәтләргә түләү буенча әҗәтләре күп. Бу елның 1 маена Азнакай шәһәрендә - 60 млн, ә Актүбә бистәсендә 31 млн сум әҗәт җыелган. Бу хезмәт күрсәтүнең сыйфатында чагылыш тапмый калмый. Монда шәһәр җитәкчелеге, ТСЖ, идарәчел компанияләр белән дә эшне көчәйтергә кирәк. Киләсе җылыту сезонына әзерлек эшләре башланды. Бергәләп, бердәм булып эшләсәк кенә җылылык сезонына яхшылап әзерләнербез һәм йортларыбыз да җылы булыр.
Түгәрәк өстәл артында сөйләшүне Нәсимә ФАЗЛЫЕВА оештырды
Нет комментариев