Азнакай полигонында 440 тонна икенчел чимал кабул ителгән
Һәркем яшәгән, ял иткән урынын чиста тотарга бурычлы. Әйләнә-тирәбезне саклау мәсьәләсенә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү йөзеннән 2013 ел Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы дип игълан ителгән иде. Бу уңайдан район территориясендә бихисап эшләр башкарылды. Таңсылу САНИЕВА Табигатьне саклауга юнәлдерелгән чараларны башкару өчен генә дә җирле бюджеттан 11 млн...
Һәркем яшәгән, ял иткән урынын чиста тотарга бурычлы. Әйләнә-тирәбезне саклау мәсьәләсенә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү йөзеннән 2013 ел Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы дип игълан ителгән иде. Бу уңайдан район территориясендә бихисап эшләр башкарылды.
Таңсылу САНИЕВА
Табигатьне саклауга юнәлдерелгән чараларны башкару өчен генә дә җирле бюджеттан 11 млн 875 мең сум күләмендә акча каралган иде. Ничек кенә күңелсез булмасын, тормыш эшчәнлеге табигатькә тискәре йогынты ясый. Әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш булдыру, аны саклау, яхшырту өчен экологик контроль хезмәте булдырылган. Җирлегебездә әлеге хезмәт ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе тарафыннан тормышка ашырыла.
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары - Татарстан Республикасы табигатьне саклау дәүләт баш инспекторы Рамил Низамов Азнакайда булып, идарә эшчәнлеге белән танышты, агымдагы елга бурычлар билгеләде. Идарә хезмәте нидән гыйбарәт? Табигатьне саклау закончалыкларын бозучыларны нинди җәза көтә? Идарә җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймов белән сүзебез әнә шул хакта.
- Хәлил Салихович, табигатьне саклау өчен идарә тарафыннан нинди чаралар күрелә?
- Бу, иң элек, экологик контроль һәм хокукбозучыларны җәзага тарту чаралары. Әлбәттә, салган штрафлар белән генә хәлне төзәтәм димә. Ык буе территориаль идарәсе Азнакай, Мөслим, Баулы, Ютазы районы территорияләрен контрольдә тота. Табигатьне саклау закончалыгы үтәлешен контрольдә тоту өчен дәүләт инспекторлары 167 предприятие һәм объектта 441 тикшерү уздырган, аларның 34е - планнан тыш.
Тикшерү барышында табигатьне саклау өлкәсендә 400 хокук бозу ачыкланып, 384 беркетмә төзелгән (19ы - юридик, 60ы вәкаләтле затларга карата һ.б.)
Сулар һавабызның чисталыгын тәэмин итү максатында районда автотранспорт чараларының токсик матдәләр һәм төтен чыгару нормалары сакланышына тикшерүләр үткәрелә. Дәүләт стандартлары белән билгеләнгән норматив сакланмаганда гражданнарга 500 сум штраф каралган.
Узган ел 806 машина агулы газ чыгаруга тикшерелде, шуларның 169ында аларның нормадан артыграк булуы ачыкланды һәм физик затлар штрафка тартылды.
Райондагы сулыклар торышын да һәрчак контрольдә тотабыз. Бирючевка, Тымытык, Микулино, Югары Стәрле, Вахитов һәм Сарлы авыл җирлекләре территорияләрендәге сусаклагыч зоналар тикшерелде. Кече елгалардан алынган су анализы Стәрле, Түбән Ямашка, Югары Ямашка, Зәй елгалары сулыкларының пычрануын күрсәтте. Моның сәбәпләре ачыкланып, юридик затларга административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде.
- Җирлегебездә чүп мәсьәләсе кискен тора...
- Бу, беренче чиратта, кешенең ни дәрәҗәдә түбән культуралы икәнен күрсәтеп тора. Мәдәният турында сүз чыкса, күпләр моны бары тик матур итеп киенү һәм сөйләшү дип кенә аңлый. Ә бит без мәдәниятле кеше турында сүз алып барганда иң беренче аның әйләнә-тирәдә булган кешеләргә, шул исәптән, тирә-як мохиткә булган мөнәсәбәтен күз уңында тотабыз. Үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә, мохиткә яхшы мөнәсәбәт нәрсәдән башлана?
Әлбәттә, аларны никадәр яратуыңнан, кадерләвеңнән һәм матур килеш сакларга тырышуыңнан. Һәр кварталда, кибетләр янында, урамнарда чүп савытлары булса да, халык кулындагы чүбен анда илтергә ашыкмый, кая туры килә, шунда ташлап китә. Каты көнкүреш калдыкларын үтильләштерү мәсьәләсе аерым мәсьәлә булып тора. Узган ел "Полигон ТБО" ҖЧҖ тарафыннан пластик шешәләрне җыю өчен 29 махсус контейнер урнаштырылды. Полигонда 440 тонна икенчел чимал кабул ителгән.
113 тонна макулатура, 2,5 тонна полиэтилен, 6 тонна пластик шешә аерылган(эшкәртелгән). Җирлегебездә Актүбә эшчеләр бистәсендә 150 мең куб метр сыешлы полигон төзелә. Агымдагы елда анда эшләр башкару өчен 500 мең сум акча каралган.
- Экология закончалыкларын бозу очрагына тап булганда кая мөрәҗәгать итәргә була?
- Татарстанда муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре порталы кысаларында "Халык контроле" проекты эшли. Монда экология закончалыкларын бозу күренешләре турында һәркем хәбәр итә ала. Быел тиеш булмаган урыннарга чүп ташлау фактын күрсәтеп, бер кеше язды.
Шунда ук Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре күрсәтелгән урынга чыгып, административ беркетмә төзеде. Инспекторларга 7-78-78 телефоны аша да мөрәҗәгать итәргә һәм мәсьәләне бергәләп хәл итәргә мөмкин. Бүген һәрберебезгә су, һава, азык-төлек, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуны истә тотып, табигатькә, кешеләргә кебек үк, гуманлы һәм шәфкатьле булсак иде.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Белгеч фикере
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары - Татарстан Республикасы табигатьне саклау дәүләт баш инспекторы Рамил Низамов:
- Инспекторлар гына мондый зур территорияне тулы контрольдә тота алмый. Сүз белән генә аңлатып, без халыкны тәртипкә өйрәтә алмыйбыз. Табигатьне саклауга битараф затларны җәзага тартырга һәм штраф салырга кирәк. Шулай эшләсәк кенә без урамнарда, ишегалларында, урманнарда, елга буйларында, бер сүз белән әйткәндә, табигатьтә тәртип урнаштыра алачакбыз.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе әйдәр белгече Эльза Вәлиева:
- Табигатькә, хайваннар дөньясына мәхәббәт орлыкларын кечкенәдән, балалар бакчасында, мәктәптә дәресләр вакытында салырга кирәк. Моны күз уңында тотып, без мәгариф идарәсе белән берлектә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә "Чисталык дәресләре", бәйгеләр, экологик акцияләр уздырабыз, экскурсияләр оештырабыз, агачлар утыртуда катнашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев