ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай педагоглары август киңәшмәсенә әзерләнә

Районыбыз педагоглары зур чара - август киңәшмәсенә әзерләнә. Аның кысаларында 7 августта мәктәпчә яшьтәге балалар учреждениләре хезмәткәрләре конференциясе узды. Анда мәктәпкәчә белем бирү эшчәнлегенең төп юнәлешләре хакында сүз барды, «Ел тәрбиячесе», «Ел педагог-психологы» бәйгеләрендә җиңүчеләр бүләкләнде. Педагогик остаханәдә тәрбиячеләр эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Методик һәм фото, рәсем күргәзмәләре конференциянең эчтәлеген...

Районыбыз педагоглары зур чара - август киңәшмәсенә әзерләнә. Аның кысаларында 7 августта мәктәпчә яшьтәге балалар учреждениләре хезмәткәрләре конференциясе узды. Анда мәктәпкәчә белем бирү эшчәнлегенең төп юнәлешләре хакында сүз барды, «Ел тәрбиячесе», «Ел педагог-психологы» бәйгеләрендә җиңүчеләр бүләкләнде. Педагогик остаханәдә тәрбиячеләр эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Методик һәм фото, рәсем күргәзмәләре конференциянең эчтәлеген тагын да баетты.


Азнакай педагоглары август киңәшмәсенә әзерләнә

Нет комментариев