Азнакай мэры Марат Солтанов тыл Ветераны Гөлфәния Ибраһимованы юбилее белән котлады
Юбилярны котларга баш табиб урынбасары Әнәс Гәрәев, ветераннар советы рәисе Роза Шәфигуллина да килеп, коллектив исеменнән изге теләкләрен ирештерделәр.
Бүгенге көндә дә актив тормыш белән яшәгән, алай гына да түгел, икенче төркем инвалид кызын тәрбияләгән Гөлфәния апа 90 яшен тутырды. Тыл ветераны дәһшәтле сугыш елларында үсмер килештән үк эшкә җигелеп, тормыш авырлыкларына бик иртәли чыныккан. 1952 елда гаиләләре белән Азнакайга килеп урнашалар. Шул дәвердән алып, лаеклы ялга чыкканчы ул үзәк сырхауханәдә санитар булып эшли.
Юбилярны котларга баш табиб урынбасары Әнәс Гәрәев, ветераннар советы рәисе Роза Шәфигуллина да килеп, коллектив исеменнән изге теләкләрен ирештерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев