Азнакай кешесе ата йортын саткан һәм акчасын әтисенә бирми интектерә
Гомер бакый гаиләдә ир баланы картайган көндә терәк булыр дип үстергәннәр. Тик кайчакта өметләр генә акланмый. Авылда үз өеңдә пар канатлар булып, тыныч гына гомер итеп ятканда тормыш җай гына ага. Ял җитсә, балалар, оныклар өелешеп кайта. Өй эче умарта күчедәй гөжләп тора. Әнә шулай әти-әни йортына җыела алуларына ихластан...
Гомер бакый гаиләдә ир баланы картайган көндә терәк булыр дип үстергәннәр. Тик кайчакта өметләр генә акланмый.
Авылда үз өеңдә пар канатлар булып, тыныч гына гомер итеп ятканда тормыш җай гына ага. Ял җитсә, балалар, оныклар өелешеп кайта. Өй эче умарта күчедәй гөжләп тора. Әнә шулай әти-әни йортына җыела алуларына ихластан куанасың, сый-нигъмәтеңнән өзмисең.
Йокысыз төннәр, мең төрле борчу-мәшәкатьләр белән булса да, аларны аякка бастыра алуыңа, тормышларын коруларына шөкер итәсең. Балалар кунакка алса, күңел үз нигезеңә ашкына. Тәрәзәдән тәрәзәгә йөри-йөри, кайтыр көннәреңне саныйсың. Һәр почмагы, каккан казыгы җаныңа якын ихатаңа аяк басуга ук сулышларың киңәеп, аякларың җиңеләеп китә. Гомер буе шулай булыр кебек тоела.
Әмма кайгы җиле кайчан да бер тәрәз шакый. Сау-сәламәт булганда ялгыз башың әле нигезне таркатмый көн күрергә була. Ә менә чиргә уралсаң, балаларың кулына каласы көн кебек ачык.
Әниләре вафат булгач, Нәфис абыйны да (исеме үзгәртелде) улы шәһәргә үз фатирына алып килә. Өй саткан акча да тулысы белән малай кесәсенә керә.
- Килен белән икәүләшеп эчәләр дә сугышалар, түзәрлегем калмады, кызыма чыгып киттем. Малайдан акчаның яртысын апасына бирүне сорыйм, ул колагына да элми, - дип редакциябезгә зарын белдереп килде Нәфис абый.
Киленнән дә канәгать түгел агабыз.
- Балалар белән эшли, эчеп кайта, ничек тоталар икән аны? - ди.
Әмма эш урынында әлеге ханым турында бер начар сүз дә әйтмәделәр. Киресенчә, бик җаваплы, намуслы диделәр.
Без яздык та, улы белән килене үзгәрер дигән өметтә Нәфис абый. Әмма мал өчен бала ата-анасын, туган - туганны белмәгән заман.
Бер Нәфис абыйга гына хас күренеш булса иде бу! Балалары йортларын сатып, урамга куып чыгарган, күпме сукбай хәлендә көн күрүче карт-коры бар. Хәтта мал-мөлкәт өчен җан кыярга да күп сорамыйлар. Телевизорны ачсаң, тапшыру саен мондый язмышлар күтәрелми калмый. Алар кайдадыр читтә, бездә түгел кебек. Баксаң, үзебезнең янда гына икән...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев