Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай эшмәкәрләре

 “Бизнес коррупциягә каршы” проекты җитәкчесе Анастасия Плотникова районыбыз эшмәкәрләре белән очрашты.

“Җирлегебездә 1200 эшмәкәрлек субъекты, 5 авыл хуҗалыгы кооперативы, 100 дән артык фермер, 6 сәнәгать мәйданчыгында 28 резидент эшчәнлек алып бара. Алар төрле программаларда катнашалар, без дә мөмкинлектән чыгып ярдәм итәргә тырышабыз”, - дип билгеләп үтте муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин очрашуны башлап.

Эшмәкәрләр үзләрен борчыган проблемаларны күтәрделәр. Нигездә алар бүгенге вәзгыять белән: товарларга, төзелеш, ягулык-майлау материалларына бәяләр арту белән бәйле. Шулай ук салым инспекциясенең Азнакайдан Бөгелмәгә күчүе дә эшмәкәрләргә эшчәнлекләрендә зур кыенлыклар тудырган. Фермерлар һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сатуны җайга салу өчен агропарк  төзү кирәклеге хакында да әйтелде.

Анастасия Плотникова әлеге тәкъдимнәрне һәм сорауларны теркәп, Татарстан Президенты каршында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Уполномоченный Фәрид Абдулганиевка җиткерәчәген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев