ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай егетләре хәрби хезмәткә әзер

23 октябрь көнне Азнакай шәһәренең "Чатыр Тау арена" спорт комплексында "Призвывник көне" узды. Быел ул аеруча тантаналы шартларда барды: хәрби хезмәткә җыенучы егетләргә хәер-фатиха бирергә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, җитәкчеләр белән бергә башкала кунаклары -ветераннарның төбәк җәмәгать оешмасы республика советы рәисе Хәбир Иштирәков, «Татарстан Рес­публикасы сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары...

23 октябрь көнне Азнакай шәһәренең "Чатыр Тау арена" спорт комплексында "Призвывник көне" узды. Быел ул аеруча тантаналы шартларда барды: хәрби хезмәткә җыенучы егетләргә хәер-фатиха бирергә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, җитәкчеләр белән бергә башкала кунаклары -ветераннарның төбәк җәмәгать оешмасы республика советы рәисе Хәбир Иштирәков, «Татарстан Рес­публикасы сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты» җәмәгать оешмасы рәисе Әхәт Юлашев та килде. Алар ил алдында һәр ир-егетнең үтәргә тиешле изге бурычын ассызыклап, солдат хезмәтен уңышлы башкарып, исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуларын теләделәр.

Һәр елны спорт-хәрби ярышларда көч, җитезлек, осталыкны сынашу рәвешендә барган бу чарада зал шаулап-гөрләп торды. Тамашачылар 7 командага дәрт өстәп, һәр чыгышны бик җитди күзәтеп барды. Узган елларда командалар нигездә яшь-җилкенчәктән - призывниклар һәм югары сыйныфларда, көллиятләрдә укучылардан торса, быел аларга әфган сугышы ветераннары һәм төрле еллларда диңгез флотында хезмәт иткән өлкән яшьтәгеләр дә кушылды.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай егетләре хәрби хезмәткә әзер

Нет комментариев