Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай депутатлары беренче чиратта мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен табарга тырыштылар

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев район башлыгы Марсель Шәйдуллин (аңа кадәр район башлыгы үзе генә дә халыкны кабул итү уздырган иде) белән халыкны кабул итү уздырды. Депутат - җитәкчеләр янына керүчеләрнең гозерләре төрлечә иде: берничә сайлаучы инвалид балаларын дәвалауда ярдәм сорады....

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев район башлыгы Марсель Шәйдуллин (аңа кадәр район башлыгы үзе генә дә халыкны кабул итү уздырган иде) белән халыкны кабул итү уздырды.

Депутат - җитәкчеләр янына керүчеләрнең гозерләре төрлечә иде: берничә сайлаучы инвалид балаларын дәвалауда ярдәм сорады.

Эшкә урнашу, торак алу, су, газ белән тәэмин итү, җир мәсьәләләре белән керүчеләр күп булды. Эшләгән акчаларын ала алмыйча изаланучылар, авылларны төзекләндерү буенча тәкъдимнәре булганнар да ярдәм сорады ул көнне.

Депутатлар барлыгы өч дистәгә якын сайлаучыны кабул итеп, бер генә сорауны да игътибарсыз калдырмадылар.

Күпчелеге буенча урында ук эшлекле чаралар күрелде. Депутатлар бигрәк тә физик мөмкинлекләре чикле, мохтажларга матди ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен табарга тырыштылар.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай депутатлары беренче чиратта мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен табарга тырыштылар

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай депутатлары беренче чиратта мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен табарга тырыштыла...