Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның егет һәм кызлары паспортлы булды

Азнакайда 14 яшен тутырган яшүсмерләргә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы узды.

Бүген шәһәребезнең ЗАГС бүлеге бинасында 14 яшен тутырган мәктәп укучыларына беренче дәүләт документлары – паспорт тапшырылды.

Әлеге чара Миграция хезмәте, ЗАГС бүлеге, Бердәм Россия партиясенең җирле бүлекчәсе, Яшьләр үзәге һәм Алдынгылар хәрәкәте тарафыннан оештырыла һәм һәр айда үткәрелә. Аның чираттагысында катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев мөрәҗәгать итте, алда уңышлар теләде: «Илебезнең чын патриотлары булып үсегез, яхшы укыгыз», – диде.

Тантаналы чарада шулай ук Азнакай муниципаль районының Мактаулы гражданины - Миргасим Кәримов, районның хәрби комиссары Руфат Гайнетдинов, ветераннар Советы рәисе Миләүшә Рәшитова да катнашты. Алар һәммәсе яшьләрне шушы истәлекле көн белән котлап, паспортлы булуның әһәмиятен билгеләп үтте.

Россия Федерациясе гербының алтын сурәте төшерелгән әлеге документка бүген 10 кыз һәм егет ия булды. 

Алар һәрберсе илебезнең лаеклы гражданнары булып үссеннәр – шул теләктә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев