Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларны РФ Дәүләт Думасы депутаты онлайн кабул итте

«Бердәм Россия» Татарстан Төбәк башкарма комитеты РФ Дәүләт Думасы депутатлары белән “Хезмәтчәннәрнең хокукларын яклау” атналык онлайн-кабул итүләр алып баруны дәвам итә.

Сишәмбе көнне “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай бүлегендә райондашларыбыз РФ Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягафаров белән онлайн-режимда аралашты. Бу юлы ул Өлкәннәр көне уңаеннан үтеп, кабул итүдә дистәгә якын кеше булды.

Мөрәҗәгатьләр арасында хәрби хезмәт, эш урынында килеп чыккан аңлашылмаучылык белән бәйлеләре бар иде. Өлкәннәребезне яшьләр тормышы һәм демографик мәсьәләләр дә борчый. Бөек Ватан сугышы солдаты Вәли Шәйхелисламовның 1985 елда СССР Саклану министрлыгы фәрманы нигезендә биреләсе бүләге – беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены бүгенге көнгәчә якыннарына тапшырылмаган. Улы Әхсән әтисенең кадерле ядкарен юллап табуда депутаттан ярдәм сорый.

– Үзем исән чагында шул орденны кулыма ала алсам, миннән дә бәхетле кеше булмас иде. Әтиебезгә биреләсе бу олы бүләк оныкларыма да патриотизмның матур үрнәге булып, кадерләп сакланыр иде, – ди ул.   

 Депутатыбызның  онлайн кабул итүеннән һәркем канәгать калып, рәхмәтле булып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев