Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Ык елгасы буйлап көймәләрдә йөзә

Җәйге каникуллар – балалар көтеп ала торган вакыт.

Мәктәп яшендәге малайлар-кызларның көннәре файдалы һәм кызыклы узсын өчен, әлбәттә, өлкәннәрнең тырышлыгы таләп ителә.

Быел да Азнакайда районыбыз күрке булган Ык елгасында көймәләрдә йөзү (сплав) оештырылды.

«Татнефть» җәмгыяте гранты нигезендә тормышка ашырылучы «Минем төбәгем – минем Ватаным» проектының төп катнашучылары –әламәтлеге буенча физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр.

Июнь аенда әлеге категориягә кергән балалар әти-әниләре, якыннары белән табигатьтә рәхәтләнеп ял иттеләр, кабартылган көймәләрдә йөзделәр. Кошлар сайравы, саф һава, гитарага кушылып җырлар җырлау, уен-көлке – һәммәсе дә малайлар һәм кызлар өчен менә дигән романтика түгелме?!

Шунда ук иртәнге һәм көндезге аш белән сыйлану да каралган.

Җәйнең бер ае үтсә дә, бу чара әле дә дәвам итә.

Балаларыбызның күңелләрен күтәргән, моның өчен бар мөмкинлекләрне дә тудырган «Татнефть» җәмгыятенә зур рәхмәтләребез!

Булат Сәлахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев