Азнакайлылар махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрде
Бүген районнан махсус хәрби операциядә катнашучыларга алты тонна кирәк-яраклар төялгән ике «Газель» һәм ике җиңел машина ерак юлга кузгалды.
"Нива" автомобилен солдатларга район Советы депутаты Фәнис Мортазин алып җибәрде. Бүләкләр арасында нефтьчеләр сатып алган квадроцикл да бар. Районнан шулай ул ике госпитальгә, мәктәп укучыларына һәм Макеевкада яшәүчеләргә дә ярдәм китте.
Егетләргә районыбыз исеменнән посылкалар да җибәрелде.
– Илебез сагында торган егетләргә гуманитар ярдәм җыюда катнашучыларның һәммәсенә зур рәхмәт! Әлеге игелекле чарадан, һәрвакыттагыча, эшмәкәрләребез дә, оешма-предприятие вәкилләре дә, шәһәр, авыл халкы да читтә калмады, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Бу хакта тулырак – “Маяк” газетасында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев