Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга Татарстанның баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова эшлекле визит ясады

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова һәм Казан шәһәре 7 нче сырхауханәсенең бала тудыру бүлеге мөдире Ирина Абдуллина эшлекле сәфәрләрен Яшьләр үзәгендә оештырылган “Гаиләнең сәламәтлек сагында” дигән түгәрәк өстәлдән башлады.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов алып барды.

“Демографик кризис безнең районга гына түгел, ил күләмендә җитди мәсьәлә булып тора. Аны хәл итү буенча күп кенә милли проектлар, социаль программалар тормышка ашырыла.  Без бүген бала тууны арттыру, бала табу яшендәге хатын-кызларга ярдәм, балалар үлеменә юл куймау кебек мөһим проблемалар хакында сөйләшергә җыелдык”, – диде ул.

Район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов “Хатын-кызлар сәламәтлегенә тәэсир итүче факторлар һәм абортлар профилактикасы”, педиатрия бүлеге мөдире Илһамия Гиниятуллина “Яшүсмерләр һәм яшьләр сәламәтлеге”, район хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Галиева “Хатын-кызлар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда хатын-кыз иҗтимагый оешмаларының роле” турында сөйләделәр.

Шулай ук унбер бала анасы Валентина Едутова һәм биш  балалы Зөлфия һәм Вячеслав Калистратовлар үз тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Яшьләр үзәге кунакларга “Ползуниклар конкурсы” дигән проектын тәкъдим итте.

Кунаклар  хатын-кызлар консультациясе, бала тудыру йорты белән танышканнан соң, ЗАГС бүлегендә “Яшь әти-әниләр мәктәбе” эшендә дә катнашты. Биредә булачак әти-әниләргә бала тууга әзерлек турында акушер-гинеколог һәм бала туганнан соң педиатрия ярдәме турында врач-педиатр аңлатма бирде. Мәдәният идарәсе җитәкчесе, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Гөлсинә Хафизованың район территориясендә яшәүче халыкларның бала туу белән бәйле йола һәм гореф-гадәтләре турында чыгышы да кызыклы булды. Азнакай районы имам мөхтәсибе Азат Талибуллин  ислам диненең медицина хезмәтләре күрсәтүгә мөнәсәбәте хакында аңлатты. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре гаилә парлары өчен кызыклы конкурслар оештырды.

Республиканың баш акушер-гинекологы район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очрашып, үз фикерләрен белдерде. Соңыннан ул шәһәребезнең истәлекле урыннарына һәм Чатыр тавына сәяхәт кылды.

“Район хакимияте, сырхауханәнең баш табибы тарафыннан бала тудыру мәсьәләләренә җитди игътибар бирелә. Азнакайда бу юнәлештә профилактика эше яхшы оештырылган, абортлар саны республикада иң киме. Яшь гаиләләр, югары сыйныф укучылары арасында аңлату алып барылуы ошады. Бу очрашу да үзенең җимешләрен бирми калмас дип ышанам”, – дип Татьяна Шиһабетдинова сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев