Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан гуманитар ярдәмне җибәрделәр

Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә чираттагы гуманитар ярдәм озатылды.

Оешмалар да, район халкы да бик күп ярдәм иттеләр, аларга бик зур рәхмәт. Ун юнәлештәге 300дән артык егетебезгә алты тонна көндәлек кирәк-яракларын, гаиләләреннән посылкаларны, медикаментларны, тепловизорларны, квадрокоптерны, маскировка челтәрләрен, төзелеш материалларын ике машинага төяп, юнәлттек. Машиналар исән-имин генә барып җитсеннәр, – ди район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Волонтерларның эше бер дә туктамый көн дә ике сменалап маскировка челтәрләре, исән калу беләзекләре үрелә. Кемдер иртәннән төшке ашка хәтле, кемдер төшке аштан соң килеп, аларны үрә. Коры ашлар, чикләвекле-баллы тәм-томны ясыйбыз, яшелчәләрне киптерәбез, чәй үләннәрен җыябыз. Егетләр белән без гел аралашып торабыз – гадәттә, кичке якта, төнге вакытта була бу, чөнки элемтәләре һәрвакыт та булмый, – дип сөйләде «Волонтеры Азнакаево» төркеме җитәкчесе Лилия Басыйрова.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев