Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда хисап җыелышлары уза

Азнакай районы Клиентлар хезмәте узган 2025 ел нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы уздырды.

Чарада  ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Социаль фонд бүлегенең җитәкче урынбасары Наил Сафиуллин катнашты.

Утырыш Социаль фондның Азнакай бүлеге клиентлар хезмәте җитәкчесе Миләүшә Шәйдуллина чыгышы белән башланды. Хисап докладыннан күренгәнчә, социаль фонд хезмәте һәркемне колачлый: тумыштан алып гомер ахырына кадәр озата бара.

Социаль фондның Азнакай бүлеге клиентлар хезмәтендә бүген халыкны кабул итү 7 кабинада алып барыла. Биредә 19меңнән артык пенсия яшендәге кешегә дәүләт хезмәте күрсәтелә. Узган 2025 елда Клиентлар хезмәтенә 39000 кеше мөрәҗәгать иткән, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша 25000 кешенең, күп функцияле үзәк аша 2000 гражданның соравы каралган.

Телефон элемтәсе аша 30 мең гозер канәгатьләндерелгән. Моннан тыш, коллектив ел дәвамында төрле бәйгеләрдә, спорт чараларында да актив катнашкан. Очрашуга Махсус Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Марсель Садыйков һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Ишмурзина, шулай ук хәзерге вакытта СВО зонасында хезмәт итүче якташыбыз Айдар Альхамовның әти-әнисе: Зөлфия Гәбделхәй кызы һәм Әнвәр Әхмәт улы чакырылган иде. Утырышта катнашучы җитәкчеләр хезмәт коллективының эшчәнлеген уңай бәяләде. «Көчле коллектив, энергияле җитәкче, алар мәҗбүри чараларда гына түгел, ә бәлки читкә юнәлтелгән темаларда да актив катнашалар», - дип билгеләп үтте район башлыгы Марсель Шәйдуллин. ТР Социаль фонд бүлегенең җитәкче урынбасары Наил Сафиуллин үз чыгышында республикада беренчеләрдән ачылып, уңышлы эшләп килүче өлкән буын аралашу үзәге үрнәгендә, хәзер җөмһүриятебездә шундый 19 үзәк ачылуын әйтеп узды.

«2025 елда эшчәнлек бик матур, оешкан төстә башкарылган, 2026 елны да шундый югарылыкта алып барырлар, дигән фикердә калам, коллективка алда уңышлар телим»,- дип йомгаклады үз чыгышын ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов.

Очрашу бүләкләү мизгелләре белән бизәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев