Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Халыкара укытучылар көненә багышланган ярминкә узды

Азнакайда Халыкара укытучылар көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Чараның ачылу тантанасында катнашучыларны Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев сәламләде. Котлауларга шулай ук районның ветераннар оешмасы җитәкчесе Миләүшә Рәшитова һәм мәгәриф бүлеге начальнигы урынбасары Зөлфия Зарипова да кушылды.

Җитәкчеләр барлык мөгаллимнәргә изге теләкләрен җиткереп,  ярминкәнең әһәмиятен һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, шулай ук район халкына булган файдасын билгеләп үтте.

Ярминкәгә халык күпләп килде. Биредә районның төрле авыл хуҗалыгы продукциясе, шул исәптән яшелчә-җиләк-җимеш, май, бал, ит-сөт продуктлары, шулай ук кулдан эшләнгән һөнәр әйберләре тәкъдим ителде. Мәктәп коллективлары да шактый иде, алар бакчадан сый–нигъмәт, кул эшләнмәләре, күргәзмәләр тәкъдим итте. Район үзешчәннәренең күңелле музыкаль чыгышлары кояшлы көнгә тагын да ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев