Азнакайда урман хуҗалыгына йомгак ясалды һәм 2026 елга планнар билгеләнде
«Азнакай политехника техникумы» диварлары эчендә «Профессионалитет» Федераль проектының «Агроүсеш» белем бирү-җитештерү кластеры ачылуга бер ел тулуга багышланган масштаблы һөнәри юнәлеш семинары узды.
Анда Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягафаров, ТР Дәүләт Советы депутаты Алмаз Фаритов, район хакимияте, «Татнефть» компаниясе вәкилләре, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре катнашты.
Азнакай политехник техникумы 2024 елда Россия Федерациясенең «мәгарифне үстерү» дәүләт программасының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында Урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларын үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтүгә федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү конкурсында катнашып, җиңүчеләрнең берсе.
Проект 2024-2026 еллар дәвамында гамәлгә ашырылып, анда 4 һөнәри белем бирү учреждениесе, шулай ук «Татнефть» компаниясе һәм «Союз-Агро» җәмгыяте катнаша.
Чарада катнашучыларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләп, «Агроүсеш» кластерының эшли башлавы югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә көчле этәргеч бирүен ассызыклады.

Марсель Шәйдуллин: «Программа эшли башлауга 2 ел вакыт узды, аның буенча зур эш алып барылды. Бүген техникумда 465 бала укый, бу зур байлык. Алар авыл хуҗалыгы, нефть өлкәсе, төзүчеләр, механизаторлар – иң кирәкле һөнәрләрне үзләштереп, киләчәктә үзебезнең оешмаларда эшләячәк».
Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягафәров үз чыгышында «Агроүсеш» кебек заманча белем бирү мәйданчыклары булдыру һөнәри белем бирү өлкәсендәге федераль өстенлекләргә тулысынча туры килә», – дип ассызыклады.
Техникум директоры Роберт Хөснетдинов билгеләп үткәнчә, Проект авыл хуҗалыгы юнәлешендә гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында 10 нан артык заманча техника һәм авыл хуҗалыгы җиһазлары сатып алынган, уку-җитештерү базасында ремонт эшләре үткәрелгән.
Остаханәләр, төрле техника белән эш төрләре буенча зоналар, авыл хуҗалыгы һәм автотранспорт юнәлеше буенча аппарат-программа комплекслары җиһазландырылган.
Семинарда катнашучылар биредә булдырылган шартлар белән танышып чыкты. Районны квалификацияле эшче кадрлар һәм урта звено белгечләре белән тәэмин итү заманча таләпләр буенча башкарылуына һәркем инанды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев