Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда штаб өйрәнүләре үтте

Агымдагы атнада Азнакайда гражданлык оборонасы буенча команда-штаб өйрәнүләре бара.

Бу планлы рәвештә  берничә  елга бер тапкыр уза торган  чара.

Бүген гадәттән тыш хәлләр була калган очракта тиешле структураларның үзара эшчәнлеге тикшерелде.

Иртәнге 9лар тирәсендә буадан су таралу турында хәбәр алынды. Аның нәтиҗәләрен бетерү буенча барлык структуралар да үз эшен югары дәрәҗәдә оештырды.

Соңыннан алар юл-транспорт һәлакәте булган урында үзләрен тагын бер кат сынап, тикшерүчеләрдән яхшы бәя алдылар.

Ул арада "Восток" сәүдә үзәгендә “янгын чыгып”, бөтен көчләр шунда тартылды. Бу объектта персоналны, сатып алучыларны эвакуацияләү, коткару оештырылды, каза күрүчеләргә ярдәм күрсәтелде.

- Мондый өйрәнүләр бик мөһим. Гадәттән тыш хәлләр килеп туганда барлык хезмәтләр үзара аңлашып, сәгать механизмы кебек эшләргә тиеш. Чөнки бу вакытта минут кына түгел һәр секунд кадерле. Монда халыкның гомерен саклап калуда кирәкле чараларны оператив тәэмин итүне оештыру зур роль уйный, – ди шәһәрнең 87 нче янгын сүндерү часте җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе вәкилләре дә районыбызда барлык структураларның да куелган бурычларына җаваплы карауларын билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев