Азнакайда кар стихиясе белән көрәшәләр
Азнакайда кардан чистарту эшенә 7-8 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Аномаль яуган кар, көчле буран бу кышта җөмһүриятебезне инфраструктурасына күп зыян салды, халык өчен каршылыклар тудырды. Аңа карамастан, юл хезмәткәрләре, идарәче компанияләр иртә таңнан торып, караңгы төшкәнче үз эшләрен тулы көченә алып бара. Азнакай районында да юлларны, йорт араларын кардан чистарту эшләре дәвам итә. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов сүзләренә караганда, бүген кардан чистарту эшләренә 7-8 берәмлек техника җәлеп ителгән. Грейдер, Амкадор, роторлы төягеч, МТЗ техникалары урамнарны чистарту эшен иртәнге сәгать өчтән кичке караңгылык иңгәнчегә кадәр алып бара. «Моннан тыш өстәмә көчләр дә җәлеп ителде, без эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп, алар белән килешү төзедек. Алар шәһәрдән карны чыгару белән шөгыльләнә. Техника бертуктаусыз эшли. Бүгенге көнгә шәһәрдән барысы 3000 кубометр кар чыгарылды», - дип аңлатма бирде Эльвир Габдрахманов.
Җитәкчеләр белдергәнчә, күпкатлы йортларның түбәләреннән кар төшерү, боз кою эшләре дә тукталып тормый. Бу юнәлештә идарәче компанияләр белән альпинистлар арасында килешү төзелгән.
Иң беренче чиратта – подъездларга, социаль учреждениеларга, тукталышларга һәм җәяүлеләр юлларына керү юллары кардан арындырыла.
Синоптиклар хәбәр итүенчә алда әле тагын кар явулар көтелә. Шуңа күрә чистартулар вакытында комачаулык тудырмасагыз иде. Машиналарыгызны юл кырында калдырмавыгызны сорыйбыз. Без бу хакта алдан хәбәр бирәбез, социаль челтәрләр аша да белдерү куябыз, ди җитәкчеләр.
Әйе, шәһәрнең чисталыгы – аны тудыручыларның хезмәтенә хөрмәттән башлана. Бер-беребез белән аңлашып эшләгәндә генә каршылыкларны җиңеп була – шуны истә тотыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев