Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда кар чистарту техникасының әзерлеген бәяләделәр

Шәһәр һәм район юлларын кардан һәм боздан чистарту өчен 70кә якын махсус техника кулланылачак, бүгенгә аларның барысы диярлек әзерләнгән.

Юл техникасының әзерлеген тикшерү “Актүбә муниципаль унитар предприятиесе”ннән башланып, шәһәрнең Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы предприятиедә дәвам итте. Биредә кышкылык чорда 16 берәмлек техника хезмәт күрсәтәчәк, барысы да төзек. Предприятие җитәкчесе Рөстәм Девликамов белдерүенчә, юлларга һәм тротуарларга сибү өчен 380 тонна тоз-ком катнашмасы, 600 тонна ком, 15 тонна тоз да әзерләп куйганнар.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин техникаларны караганнан соң, предприятие коллективы белән дә очрашып, аларның ел әйләнә алып барган нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Азнакай автомобиль юллары идарәсендәге техникалар да рәт-рәт булып тезелеп, кар яуганны көтеп торалар. Идарә карамагында бүген 590 чакрым юл исәпләнә, алар хезмәт күрсәткән башка районнарны да санасаң, ул 900 гә җитә.

Бу хакта тулырак – “Маяк” газетасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев