Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Чернобыль һәлакәтен искә алдылар

Кешелек тарихында уелып калган Чернобыль һәлакәтенә быел 38 ел булды

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясендә фаҗига була. Ул зурга китмәсен өчен һәлакәт нәтиҗәләренә каршы көрәштә 600 меңгә якын кеше катнаша. Алар арасында 120дән артык азнакайлы да була. Бүгенге көндә аларның 51е исән.

Ел саен Чернобыль һәлакәтен искә алу көне үз гомерләрен кызганмыйча фаҗигале нәтиҗәләргә каршы көрәшкән каһарман райондашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл янында үткәрелә.

- Бу хәтер көнендә без кешелеккә янаган куркынычны булдырмаска тырышкан, сәламәтлекләрен, гомерләрен безнең яшәү хакына корбан иткән азнакайлыларны искә алабыз. Бирегә мәрхүм каһарманнарыбызның тол хатыннары да килде. Азнакай халкы исеменнән имин тормышыбыз өчен көч куйган райондашларыбызга, аларның якыннарына чиксез рәхмәтне җиткерәм. Бүгенге көндә безнең хәрбиләр Запорожье АЭСын яклыйлар, икенче фаҗигане булдырмас өчен тырышалар, диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Быел юбилеен билгеләп үтүче 10 һәлакәт ликвидаторына район башлыгы Марсель Шәйдуллин истәлекле бүләк һәм рәхмәт хатын тапшырды.

- Хөрмәтле ветераннар, ликвидациядә катнашучылар, мәрхүм ликвидаторларның хатыннары һәм митингка килүчеләр, сез аңлыйсыз, батыр райондашларыбызның кешелекне куркыныч олы афәттән безне саклап калганнарын! Сезнең көчегез белән ясалган саркофаг 38 ел үзенең саклау вазифасын үти, һәм шуңарда сезнең өлешегез әйтеп бетергесез зур. Ул чакта һәлакәт шулхәтле киң колачлы иде, илебезнең бар көчен шуңа юнәлтергә туры килгән. Хәрби комиссариатлар 30 меңләп запастагы ир-егетләрне чакырганнар, шул исәптән Азнакайдан 84 кеше чакырылган иде. Алар комиссариаттан чакыру алып, качмаганнар, ә ирләрчә «Есть!» дип, әзерлекләрен белдергәннәр. Нинди авыр вакытта сез, ликвидациядә катнашучылар, үзегезнең гражданлык, хәрби бурычларны үтәгәнсез! Шуның өчен сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез бөтен Европаны радиоактив зарарланудан коткаручылар! – диде Азнакай шәһәре һәм районы хәрби комиссары Руфат Гайнетдинов.

Тынлык минутыннан соң каһарманнарның якты истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев