Азнакайда бушлай юридик ярдәм көне узачак
26 июньдә Азнакайда халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне оештырыла.
Бу көнне «Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлеге иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә төрле өлкәләр белгечләре гражданнарның сорауларына җавап бирәчәк.
Кабул итү графигы:
8.00 – 9.00 – Социаль фондның клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Миләүшә Шәйдуллина;
9.00 – 10.00 – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Азнакай районындагы иҗтимагый ярдәмчесе Лилия Гафиева;
10.00 – 11.00 – Азнакай нотариаль округы нотариусы Резида Каһирова;
13.00 – 14.00 – БТИ җитәкчесе Айгөл Сәйдәшева;
14.00 – 15.00 – Татарстан Республикасы Адвокатлар коллегиясенең Азнакай филиалы адвокаты.
Кабул итү «Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлеге иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә үтәчәк.
Адрес: Азнакай шәһәре, Солтангалиев урамы, 21 нче йорт (район-шәһәр Мәдәният йорты бинасы).
Белешмәләр өчен телефон: 9-80-35.
Юридик ярдәмгә мохтаҗ булган һәркем әлеге мөмкинлектән файдалана ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев