Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Балалар бакчасына уенчык бүләк ит” акциясе старт алды

Мондый чара районда «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге башлангычы белән инде 13 ел уздырыла.

Бу матур гадәтне дәвам итеп, быел да,  Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, учреждение һәм оешма җитәкчеләр,  депутатлар  барлык балаларны, ата-аналарны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап,  балалар бакчаларына уенчыклар бүләк итәләр. Акция кысаларында үтә торган күркәм чара бүген   шәһәребезнең 18нче «Улыбка»  балалар бакчасында башланып китте. 

Мәктәпкәчә учреждение белән 17 ел хезмәт тәҗрибәсе булган Миләүшә Канәфиева җитәкчелек итә. Аның сүзләренчә, бүген бакчага 168 бала йөри, 53 хезмәткәр үз эшләрен намус белән башкара. 

Чарада катнашучы балаларны, аларның әти-әниләрен, тәрбиячеләрне район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләп, яңа ел теләкләрен җиткерде. «Инде Яңа елны каршы алырга да санаулы көннәр калып килә. Барлык  Азнакай халкын, балаларыбызны көтеп алган бәйрәм белән тәбрик итәм, исәнлек-саулык, тынычлык телим»,- диде   район башлыгы.

Кунаклардан матур уенчыклар кабул итеп алган кечкенәләрнең сөенеченә чикләр булмады.  Алар җитәкче абый-апаларына рәхмәт сүзләрен үзләренең җыр-биюләре, шигырьләре аша белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев