Шәһәрдә ярминкә Шифа каршында урын алачак
Бу шимбәдә, 21 сентябрьдә, районыбызда чираттагы көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздырыла. Азнакай шәһәрендә Шифа каршында, ә Актүбә бистәсендә базар мәйданында урын алачак. Анда ит, сөт, ярма, он, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак. Үз җирлегебездә җитештерелгән экологик чиста, арзанлы азык-төлекне алып калырга ашыгыйк, дуслар. Ярминкә 9.00 сәгатьтән эшли. 0+
Нет комментариев