Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ветераннары йөзүдә көч сынаштылар

25 июньдә Әлмәт районы Габдрахман авылында көньяк-көнчыгыш районнарда яшәүче ветераннар арасында йөзү буенча ярышлар узды.

Безнең Азнакай районыннан ярышларда Раушания Рәхмәтуллина,  Фәгыйль Мортазин, Рәфил Хәсәншиннар көч сынаштылар.

“Йөзүчеләребез профессионал спортчылар булмасалар да, яхшы күрсәткечләргә ирештеләр, Азнакай данын лаеклы якладылар. Бик зур рәзхмәт аларга!” – ди район шәһәр ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова.

Ветераннар төбәкне өйрәнү музеенда һәм башка истәлекле урыннарда булып, Габдрахман авылы белән якыннан таныштылар, кешеләре белән үзара аралашып, тәҗрибә уртаклаштылар һәм алга таба да очрашырга, ярышларга тагын да ныграк әзерләнергә дигән теләк белән кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев