Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучылары янгын сүндерү бүлегендә кунакта булдылар

Азнакай шәһәре гимназиясенең 8 нче сыйныф укучылары 12 нче янгын частенда кунакта булдылар.

Элек-электән янгын сүндерүче хезмәте балаларда зур кызыксыну уяткан. Бу әле дә шулай. Алар бүген дә янгын сүндерү машинасы, хәрби киемгә битараф түгелләр.

Янгын сүндерү частена экскурсиягә килгән балалар барысы белән дә якыннан таныштылар. Алар хезмәткәрләрнең ял бүлмәләрендә булдылар, каравыл эше белән таныштылар, биредә эшнең ничек оештырылуы турында белделәр.

Янгын сүндерү машинасы, янгынчыларның киемнәре балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. Каравыл җитәкчесе Илмир Алтынбаев боларның барысы турында да җентекләп сөйләде.

– Экскурсия дустанә шартларда үтте. Балалар белемнәрен арттырып кына калмадылар, очрашудан уңай тәэсирләр алдылар, – 12 нче янгын часте инженеры Алсу Шәяхмәтова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев